ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 21 декабрендә «Татнефть» комплексының Түбән Камадагы шиналар заводында бөтенметаллокордлы конструкцияле өч миллионлы шина җитештерелде.

Бүгенге көндә Түбән Камадагы шиналар заводы барлык төр йөк автомобильләре, автобус һәм ярым прицеплы техника өчен 66 товар позициясе җитештерә. Алардан тыш, Европа компанияләре өчен off-take системасы буенча, шул исәптән, премиум-бренд исеме астында 23 товар чыгара.

Түбән Камадагы шиналар заводы үз продукциясенең сыйфатын “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре -2015”, “Россиянең 100 иң яхшы товары -2015” бәйгеләрдә җиңүе белән раслады.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 21 декабрендә Татарстан Республикаыс Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримова катнашында «Генерирующая компания» ААҖ ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасы узды.

2015 елның сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә әлеге объект “генерирующий объект” – күәт белән тәэмин итү турындагы килешүләр буенча күәт җиткерү объектлары исемлегенә кертелде.

ТЭЦ-1 дә яңа пар-газ корылмасы төзелеше – проектлы финанслау нигезендә Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырылучы инвестицион проектларга ярдәм итү” федераль программага кертелгән электр энергиясе өлкәсендәге беренче инвестицион проект. Әлеге программа ил өчен югары социаль- икътисадый әһәмияткә ия булган проектларга дәүләт гарантияләрен һәм ташламалы кредит бирүне күздә тота.

ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт  яңа энергетика объектын төзү – Казан энергия районында экономияле электр күәте дефицитын түбәнәйтергә һәм кулланучыларны электр белән тәэмин итү  ышанычлылыгын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Импортка алмаш табу Проекты программасы буенча сәнәгатьне үстерү Фондының Эксперт Советы «Кама Кристалл Технолоджи» компаниясенең  “Аерым чиста алюминий оксидын җитештерү” инновацион проектын раслады. Бу проектка 101,8 млн. сум бирелде. Шулай итеп, агымдагы елда республика сәнәгать предприятиеләре тарафыннан тулаем займга 1,4 млрд. сум алынды.

Искәртеп үтәбез, элегрәк,  «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» АҖ белән яңа буын һөнәри электр инструментын җитештерү буенча  500 млн. сумга займ килешүе имзаланды, «СафПэт» ҖЧҖ белән терефталь кислотасы һәм полиэтилентерефтал җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыруга 700 млн. сум бирелде.

Фондның эксперт советы тарафыннан «Паритет» ҖЧҖ компаниясенең балалар өчен яхшыртылган  конструкция белән сидек алгычлар җитештерүне оештыру буенча    102,4 млн.  сумлык проект расланды.

Мәгълүмат өчен:

2015 елда сәнәгатьне үстерү Фондының күләме 20 млрд. сум тәшкил итте. 

3 декабрьдә Федераль Җыелышка Юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Фондны тагын 20 млрд. сумга өстәмә капитальләштерергә тәкъдим итте.

 

2015 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының әйдәп баручы белгече Алексеев Сергей Викторовичка Татарстан Республикасы сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.


18
декабрь, 2015 ел
җомга
   

Россиянең  сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгатьнең  приоритетлы тармакларындагы чираттагы инвестицион проектларны сайлау бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итте.

Әлеге бәйгенең граждансәнәгатенең приоритетлы  юнәлешләре буенча

85 проект сайланды, шуларның 11 Татарстанда гамәлгә ашырыла.

«ТНГ-Групп» ҖЧҖ (Махсус техника һәм геофизик җиһазлар булдыру, Бөгелмә шәһәре),

«Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ (Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү),

«АЙРОН» ҖЧҖ Югары ялтравыклы панельләр җитештерү» проектының 2 этабы),

«ИнтерБизнесГруппИнжиниринг»,ҖЧҖ  «КЗСК – Силикон» ААҖ(2 проекта – «Метилхлорсиланны  сәнәгать җитештерүен төзү.

«Казанский ДСК» ҖЧҖ («Казанский ДСК» комбинатын модернизацияләү),

«Барс Технолоджи» ҖЧҖ («Алабуга» МИЗ территориясендә автомобиль  аккумуляторларын җитештерү буенча завод булдыру),

«Мировые Строительные Системы» ҖЧҖ, «ТИС» ҖЧҖ, «УК «Индустриальный парк Камские Поляны» ҖЧҖ, «Мефро уилз Руссиа» .

Җиңүче предприятиеләр инвестицион  кредитлар буенча Россия Федерацясе Үзәк Банкның 0,7 төп ставкасы буенча субсидияләү  алачак.

 

2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов ассызыклаганча, сыйфат өчен премия ел саен продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты, сыйфат белән идарә итүче югары нәтиҗәле ысуллар кертү өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләргә һәм оешмаларга бәйге буенча бирелә.

 

2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Пермь крае икътисадый ъсеш министры Леонид Морозов җитәкчелегендә Пермь крае делегациесе белән очрашты.

Пермь крае делегация составында “УК «ГИПСОПОЛИМЕР” ҖЧҖ һәм “Пермь целлюлоза-кәгазь комбинаты” ДП предприятиеләренең вәкилләре иде.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Пермь крае презентацияләре оештырылды.

 

2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты., иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты. Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы  Альберт Кәримов,  Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.

 

2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә проект билгесенә кадәр Түбән Кама сусаклагыч биеклеген күтәрү буенча эш төркеме утырышы узды.

Эш төркеме утырышында республиканың федераль хакимият органнары идарә вәкилләре, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләр вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучылар Түбән Кама сусаклагыч биеклеген күтәрү буенча эш төркеменең алга таба эш Планы хакында фикер алыштылар, эшнең приоритетлы юнәшлеләрен билгеләделәр.

 

2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов эш киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә кысаларында “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы Закон проекты хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар Закон проектына төзәтмәләр кертте. Әлеге Закон проекты “Россия  Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында” 2014 елның 31 декабрендәге 488-ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә эшләнелде.

Киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларын булдыру һәм кабул итү мәсьәләләре, шул исәптән, “Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү” дәүләт программасы каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International