2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов катнашты.
Утырышта предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлелегенә бюджет керемнәре бәйле, ә алар, үз чиратында, дәүләт проектлары һәм программаларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының "май указларын" башкаруны, дәүләтнең социаль бурычларын үтәүне тәэмин итәләр.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, бүгенге җитди икътисадый вәзгыять шартларында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре һәм салымга түләүләренең кимүенә реаль сәбәпләр бар.
Күбесенчә бу тышкы факторларга бәйле: нефть базарында бәяләр кимү, ике яклы санкцияләр кертү, фонд базарларында катлаулы вәзгыять һәм валюта курслары үзгәреп тору.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге шартларда республика министрлыклары каршында эшләүче тармак баланс комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге мөһим. Аның сүзләренчә, баланс комиссияләре эшчәнлеге кысаларында продукция базарларындагы вәзгыять буенча консультацияләр уздырырга, икътисадый коньюктурада үзгәрешләр турында хәбәр итәргә, гамәлдәге дәүләт программалары буенча дәүләт ярдәмен алуда ярдәм итәргә кирәк".