“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесен оештыру комитеты утырышы узды

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе
 

2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов рәислегендә 2016 елның “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесен оештыру комитеты утырышы узды.

Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, бәйгенең эксперт комиссияләре вәкилләре катнашты.

Утырышта катанашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Альберт Кәримов “Россиянең 100 иң яхшы товары” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының озак еллар дәвамында регион – лидер булуын ассызыклады. Әлеге бәйге кысаларында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесе уза.

Федераль дәрәҗәдә республика лидер позициясендә тора. 2009 – 2015 ел бәйгеләре нәтиҗәсендә Татарстан беренче урыннар яулый. Быел Татарстан федераль этапка 169 товар һәм хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте, шул исәптән, 70 товар һәм хезмәт күрсәтүе лауреат исемен, 99 - дипломант исемен яулады.

Альберт Кәримов асызыклаганча, “ирешелгән уңышлар – ул предприятие-җитештерүчеләрнең һәм бәйге оештыручыларның уртак эшчәнлек нәтиҗәсе”.

Искәртеп үтәбез, 2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан, учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать  һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды.

 Альберт Кәримов ассызыклаганча, предприятиеләрнең әлеге бәйгедә катнашу, җитештерә торган продукциянең сыйфатын үстерергә стимул бирә, республикада җитештерелә торган конкурентлыкка сәләтле продукциянең эчке һәм тышкы базарга чыгаруны ярдәм итә”.

Утырышта катнашучылар бәйгене оештыру комитетының 2016 елга эш планы хакында фикер алыштылар.

Утырыш азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов бәйгене оештыручыларга, эксперт комиссияләр вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International