Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләттәшләр эшләре буенча Координация советы утырышы узды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе
 

2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләттәшләр эшләре буенча  Координация советы утырышы узды. Утырышта йомгаклар ясалды һәм перспективага бурычлар билгеләнде.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Координация Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Координация Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдәге Россия милләттәшләренең  бишенче Бөтендөнья конгрессы эше турында, шул исәптән,  Россия программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруда катнашкан өчен Татарстанның югары бәя алуы турында хәбәр итте. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бүгенге көндә милләттәшләр белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә һәм элемтәләрне киңәйтергә кирәк.

2015 елда милләттәшләргә ярдәм итү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрылыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International