2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнеше буенча комиссиянең 1 утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, федераль хакимият органнарының территориаль идарә җитәкчеләре, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында “Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында” Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2015 елның маенда тиешле комиссия булдырылды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу Комиссия эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү өчен җаваплы.
Комиссия составына республиканың Хөкүмәт әгъзалары, федераль хакимият органнарының территориаль идарә җитәкчеләре керде. Алар компетенциясенә легаль булмаган товарларны кертүгә һәм җитештерүгә каршы көрәш мәсьәләләрен карау керә.
Комиссиянең беренче утырышында республикада сатыла торган бензин һәм дизель ягулыгы сыйфаты, сөт продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендәге халәт, сөт продукциянең контрафакт әйләнешен туктату буенча уртак эшчәнлекне камилләштерү чаралары каралды.