2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов та катнашты.
Утырыш кысаларында республиканың нефть, газ химиясе комплексы өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә Катар дәүләте тәҗрибәсенә күзәтү ясады. Күптән түгел генә Рөстәм Миңнеханов Катарда булды, ул безнең нефть, газ химия комплексына бигрәк тә газ, химияне эшкәртүне үстерергә кирәклеген белдерде.
«Инжехим» үзәге вәкилләре (Казан)циклопентан алу технологияләрен эшләү турында белдерде. «Татнефтехиминвест-холдинг» инициативасы буенча Татарстандагы чималдан циклопентан җитештерү перспективасы белән яңа технология эшләнә башлады.
Рөстәм Миңнеханов циклопентанны ихтыяҗ булган продукт дип атады һәм “ТАИФ” компаниясенә бу проектны үстерүдә катнашырга йөкләде.
Утырышта Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен "Rockwool" Дания компаниясенең иннновацион продуктлары презентацияләнде.
Директорлар советы нефть, газ, химия комплексының эре компанияләренең инвалидлар җәмгыяте гамәлгә куйган предприятиеләр продукцияләрен куллану мәсьәләсенә тукталды. Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчеләренә инвалидларга заказлар бирү ягыннан ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте, аларга исә бу хезмәт акча эшләргә ярдәм итә. Президент җылыту-энергетика комплексы предприятиеләренә төгәл тәкъдимнәр һәм тиешле исемлек әзерләргә йөкләде.