ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республика Министрлар Кабинетында 9 айда сәнәгать үсеше нәтиҗәләре белән чыгыш ясады һәм планнар турында сөйләде.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашында «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде. Модератор булып ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе  Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кырларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Россия һәм Кытайның энергетика партнерлыгы: чакырулар һәм перспективалар» темасына сессия оештырды.


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында «Россия һәм Кытай бөтендөнья нефть-газ химиясе индустриясендә» сессиясе узды. Спикерларның берсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм министр урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты. Сессия Россия һәм Кытай арасында нефть-газ һәм химия сәнәгате өлкәсендә үзара файдалы партнерлыкка багышланган иде.

«РОСТКИ» форумында КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы һәм Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусын тәкъдир иттеләр. Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татарстан Республикасында остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.


12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумына әзерлек һәм аны үткәрү турында» темасына брифинг булды. Спикерлар булып ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, КХРның Казандагы Генераль консулы Сян БО, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм башкалар чыгыш ясады.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко  җитәкчелегендә республика делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында.

«Авиационные интерьеры» компаниясе SJ-100, МС-21, Ил-114, Ту-214 һәм Ил-96 самолетлары өчен пассажир кабиналары интерьеры комплектларын җитештерә. Татарстанда җитештерү мәйданчыклары «Казан» халыкара аэропорты территориясендә һәм «Химград» технополисында урнашкан. «Химград»та SJ-100 һәм МС-21 өчен интерьер комплектлары эшләнә.


11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XII еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Гран-при иясе «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ командасы булды һәм 500 мең сум күләмендә акчалата приз алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International