Олег Коробченко федераль киңәшмәдә Татарстанның химия сәнәгате потенциалын тәкъдим итте

2026 елның 13 марты, җомга

Омскида Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Сәнәгать буенча хөкүмәт комиссиясе һәм Сәнәгать буенча координация советы каршындагы химия сәнәгате һәм Биоикътисад буенча комиссиянең уртак утырышы узды. Анда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Утырышның темасы «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты кысаларында тармакны үстерү булды.

Антон Алиханов хәбәр иткәнчә, узган ел тармакта эшләүче компанияләрнең инвестицияләре якынча бәяләүләр буенча 2 трлн.сумнан артып киткән.

«Узган ел ахырында без «Титан» һәм «Танеко» компанияләренең проектларын хупладык, алар синтетик тукымалар өчен үз чималларын һәм җепселләрен җитештерүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде ул.

Олег Коробченко үзенең докладында Татарстанның химия һәм нефть химиясе тармакларының потенциалын тәкъдим итте, шулай ук республиканың перспектив проектлары турында сөйләде. Алар арасында – Параксилол‑ТФК‑ПЭТФ һәм полиэфир продукциясе булдыру буенча Татнефть проекты һәм метилхлорсиланнар чыгару буенча КЗСК‑Силикон проекты. Аларны гамәлгә ашыру «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проектына ярдәм итә.

Утырышта төп темаларның берсе химия сәнәгате өчен җиһазлар кытлыгы булды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, нефть-газ комплексы мәнфәгатьләрендә уңышлы үзләштерелгән күп кенә технологияләр химия сегментында да нәтиҗәле кулланыла ала. Бу синергетик эффектка юл ачып, үзебезнең машина төзелешенә тармакара заказ драйверы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International