254 км озынлыктагы магистраль республиканың перспектив нефть химиясе производстволарын чимал белән тәэмин итүдә төп звенога әвереләчәк.
Яңа этилен үткәргеч төзелеше 2025 елның июлендә башланды. Проект вакытыннан алда гамәлгә ашырыла. Объектта, Кама елгасын кичүне дә кертеп, 26 су асты кичүенең 10ында авыш юнәлешле бораулау эшләре тәмамланган. 254 км торбаүткәргечнең 184 км өлеше салынган (линия өлеше буенча гомуми алгарыш – 72%).
Төзелештә Россия технологик чишелешләре киң кулланыла, ә җиһазлар җитештерүнең локальләшү дәрәҗәсе 97% артык. Илдә җитештерүнең төп позицияләре арасында: труба продукциясе, этилен суыртуның компрессорлы җайланмалары, автоматлаштыру, мониторинг һәм торбаүткәргеч куркынычсызлыгы системалары, шулай ук төтенсез януның факел системалары.
Яңа этилен үткәргеч 1976 елда төзелгән торба үткәргечкә алмашка киләчәк. Трасса Казанның һәм башка торак пунктларның селитеб территорияләрен урап узачак, бу шәһәр инфраструктурасын үстерү өчен шактый мәйданнарны бушатырга мөмкинлек бирә.
Торбаның диаметры 273 мм кадәр арттырылган, бу этилен суыртуны елына 0,5 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу перспектив үсеш проектларын чимал белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
СИБУРның проектка инвестицияләре 30 млрд.сумнан артып китәчәк. Бу капиталны кертү – 2028 елга кадәр 600 млрд.сум гомуми финанслау белән Татарстанда компаниянең масштаблы инвестиция программасының бер өлеше. СИБУРның барлык инвестиция проектларын гамәлгә ашыру 3 мең югары технологияле эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мультипликатив эффектны исәпкә алып, компания предприятиеләре Татарстанда Россия икътисадының чиктәш тармакларында 300 меңгә якын эш урынына ярдәм итә.
«Түбән Кама – Казан» этилен үткәргеченең яңа тармагы акыллы инфраструктура һәм иң заманча куркынычсызлык һәм контроль системалары белән тәэмин ителәчәк: ике комплекслы система, телемеханика һәм автоматлаштырылган идарә системасы, сак буенча инженер-техник чаралар комплексы. «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез» компрессор станцияләрендә төтенсез яну факеллары урнаштырылачак, ул чималны транспортлауның экологик яктан чиста булуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Нефть химиясен чимал белән тәэмин итү полимерлар җитештерү өчен бик мөһим, – дип шәрехләде ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. – Этиленны тотрыклы тәэмин итү ахыргы продуктның өстәлгән бәясен арттырырга мөмкинлек бирә. Полимерларны әзер эшләнмәләргә эшкәртү катнаш тармакларны үзебезнең сыйфатлы продукция белән тәэмин итә. Ә бу турыдан-туры импортны алмаштыруга һәм технологик суверенитетка эшли».
«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин эшкәртү куәтләрен үстерүдә этилен үткәргечнең ролен ассызыклады.
«Яңа этилен үткәргеч бөтен чылбыр өчен чимал фундаментын ныгыта. Елга этилен суыртуны 500 мең тоннага кадәр арттыру – яңа производстволарга турыдан-туры инвестиция кертү ул, – дип билгеләде ул.
Проектны гамәлгә ашыруны 2027 елның икенче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Яңартылган магистраль яңа производстволар өчен чимал базасын дистә еллар алдан тәэмин итәчәк.