Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Белоруссиядәге Сәүдә вәкиле Юрий Золотарев белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда шулай ук Белоруссиядәге РЭҮ, Белоруссия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Экспортка ярдәм итү милли үзәге, Белоруссия универсаль товар биржасы һәм «БелВЭБлизинг» вәкилләре чыгыш ясады.
Төп тезислар:
- Россия Беларусьның ЕАЭС топ-5 партнеры исемлегенә керә. Беларусь сәүдәсендә Россиянең өлеше 60% артык тәшкил итә;
- Беларусь контрагентлары белән хезмәттәшлектә тел киртәсе булмау, акчаларны тоткарлыксыз күчерү, логистика белән проблемалар булмау, сертификацияләү өлкәсендәге гомуми стандартлар һәм гармонияле законнар бар;
- Сәүдә вәкиллеге, «РЭҮ» АҖ Белоруссиядәге вәкиллеге һәм Экспортка ярдәм үзәге экспортерларга консультацияләр бирү, партнерлар эзләү һәм сайлау, бизнес-миссияләрне әзерләү һәм озата бару юнәлешләре буенча ярдәм күрсәтә;
- Беларусь компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруның бер ысулы булып export.by электрон мәйданчыгы тора, ул ТИЭ катнашучыларны озата бару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсен электронлаштыруны тәкъдим итә;
- Белорусь универсаль товар биржасы – Беларуссия контрагентлары белән сәүдә оештыру өчен тагын бер корал. Сатулар читтән торып үткәрелә һәм компанияләр эшне арадашчылардан башка мөстәкыйль алып бара ала.
Элемтәләр:
Беларусьта Сәүдә вәкиллеге:
+375 (17) 375-71-22, minsk@minprom.gov.ru
Telegram: https://t.me/RusBelTorg
Белоруссиядә РЭҮ вәкиллекләре:
+ 375 17 336 11 12, belarus@exportcenter.ru
Беларусь Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Экспортка ярдәм үзәге:
+375 17 311-81-16, oms@icetrade.by
Белоруссия универсаль товар биржасы: info@butb.by
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.