ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә җиңел сәнәгать предприятиеләре белән түгәрәк өстәл узды. Чарада «Беллегпром» концерны рәисе Надежда Лазаревич җитәкчелегендәге делегация катнашты.
«Беллегпром» – Беларуссиянең җиңел сәнәгате йөзен формалаштыручы иң эре дәүләт холдингы. Ул 65 оешманы берләштерә, шуларның 50 – тулы җитештерү циклы булган куәтле сәнәгать предприятиеләре.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстанда 1,2 меңнән артык җиңел сәнәгать предприятиесе бар, аларда 6 меңнән артык кеше эшли. 2025 ел йомгаклары буенча 16,5 млрд.сумлык продукция озатылган, бу үткән ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. Республика үзен махсус кием, мәктәп формасы, оек-оекбаш әйберләре һәм киез аяк киеме белән тулысынча тәэмин итә ала.
Түгәрәк өстәлдә яклар Татарстан белән Беларусь арасында җиңел сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.
«Беллегпром» концерны продукциясе республикадан читтә дә билгеле һәм югары сыйфатлы һәм ассортиментның төрлелеге белән аерылып тора, – диде Олег Коробченко. – Безгә сездән өйрәнерлек һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерерлек нәрсәләр бар. Ышанам ки, без бергәләп бу планнарны уңышлы тормышка ашыра алачакбыз һәм илебезнең җиңел сәнәгатен яңа дәрәҗәгә чыгара алачакбыз».
Үз чиратында, Надежда Лазаревич ассызыклаганча, Татарстан белән Беларусьның уртак позицияләрне ныгытырга мөмкин булган уртак яклары күп, шуңа күрә бер-береңә ярдәм итеп, янәшә бару мөһим.