ТР Хөкүмәте Йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышы узды. Анда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Катнашучылар нефть химиясе, нефть-газ сәнәгате, энергетика һәм машина төзелеше өчен кызыклы булган проектларны карадылар.
Мәсәлән, КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир фәннәре юнәлешләре буенча проректоры Данис Нургалиев табигый водородны куллануның мөмкин булган перспективалары турында сөйләде, бу файдалы казылма өйрәнелгәнлегенең хәзерге торышына кыскача күзәтү ясады. Хәзерге вакытта Татарстан территориясендәге водород чыганаклары тикшерелә.
Россия Фәннәр академиясенең Берләштерелгән югары температуралар институтының баш фәнни хезмәткәре Олег Попель югары нәтиҗәле термодинамик цикл нигезендә экологик чиста җылылык электр станцияләре һәм энерготехнологик комплекслар проектын тәкъдим итте. Төп бурыч – атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү һәм җылылык белән электр энергиясен бергәләп җитештерү исәбенә ягулыктан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Рөстәм Миңнеханов проектны 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Казанда узачак «ЭНЕРГОСӘНӘГАТЬ» халыкара форумында тәкъдим итәргә киңәш итте.
«Амбрелла Силикон» генераль директоры Евгений Бондаренко тулы технологик цикллы сыек силикон резиналар өчен компонентлар җитештерүне үстерү буенча компания проекты турында сөйләде. «Химград» технополисы территориясендә предприятие үзенең сынау производствосын башлап җибәрде.
«Литас рентген» (Казан) директоры Игорь Савенков нефть-газ сәнәгатендә җимермәслек контроль өчен рентгенография өлкәсендә перспектив продукция тәкъдим итте.