Санкт-Петербургта «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы ачылды. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 50 катнашучы һәм эксперт-остаздан торган командасы республика данын 20 компетенция буенча диярлек яклый.
Татарстан делегациясе «Мөмкинлекләр дөньясы»: Россия – АСЕАН» I Халыкара бизнес-форумда катнаша. Аның составына ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, республиканың IT-компанияләре җитәкчеләре һ.б. керде.
Проектларын тәкъдим иткән «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм башкалар катнашты.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан РФнең Австриядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Андрей Плотников белән оештырылган онлайн-очрашу Татарстанның 40ка якын предприятиесен җыйды.
22 ноябрьдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Алексей Исачкин, Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесенең техник идарәсе башлыгы, контр-адмирал Владимир Тряпичников, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар Зеленодольск проект-конструкторлык бюросын 75 еллыгы белән котлады.
«Ел инженеры» V республика конкурсына https://инженергодарт.рф/ 437 гариза кергән. Бу узган ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк. Бу хакта бүген оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов хәбәр итте.
Оча торган лаборатория сыйфатында кулланыла торган Ту-214 самолетында яңа Россия комплект детальләре белән очу сынаулары программасы башланды.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бер көнлек эш визиты белән Чэндуда (Сычуань провинциясе) булды.
22 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясенең Австриядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Андрей Плотников белән онлайн-очрашу уздырачак.
Компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашса, бу мөмкин хәл. 18 ноябрьдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге белән берлектә, Чаллының 4 уңышлы предприятиесенә матбугат туры оештырды. Анда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родиона Карпов катнашты.