Республика Сәнәгать кластерының инвестиция комитеты утырышында Татарстан сәнәгатен үстерү проектлары каралды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры, Инвесткомитет рәисе Олег Коробченко җитәкчелегендәге утырышта төбәкнең югары технологияле производстволарын һәм индустриаль инфраструктурасын үстерү проектлары тәкъдим ителде. Алар сәнәгать кооперациясен киңәйтүгә, технологияләрне локальләштерүгә һәм республикада яңа җитештерү куәтләрен булдыруга юнәлдерелгән.

«Вакууммаш» предприятиесе генераль директоры Евгений Капустин берничә инвестпроектны тәкъдим итте – «Росатом» дәүләт корпорациясе предприятиеләре өчен вакуум клапаннары җитештерүне киңәйтү һәм үз кою күләмнәрен арттыру өчен яңа кою производствосы төзү. Предприятие – 1,5 млрд сумга якын керемле һәм 450 хезмәткәрле вакуум җиһазлары җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе.

Казанда «Аэроинжиниринг» технопаркын үстерү проектын «Вертолеты-МИ» Казан фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директоры Дмитрий Коновалов тәкъдир итте. Инициатива инфраструктураны модернизацияләү һәм авиация һәм инженерлык тармаклары резидентлары өчен җитештерү мәйданнарын киңәйтүне күздә тота. Мәйданчык инде авиатөзелеш, инжиниринг һәм югары технологияле җитештерү өлкәсендә эшләүче берничә компанияне берләштерә һәм алга таба киңәю потенциалына ия.

 «ВИАР ИТ» архив документларын цифрлаштыру өчен планета сканеры базасында программа-аппарат комплексы эшләнмәсен тәкъдим итте. Компания аккредитацияләнгән ИТ-оешма булып тора, 22 патенты һәм 17 үз эшләнмәсе бар. Аның технологияләрен кулланып, 500 миллионнан артык документ цифрлаштырылган инде. Проект җиһазлар җитештерүне локальләштерү һәм чишелешне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Радиоэлектрон продукциясе реестрына чыгаруны күздә тота.

Утырышта федераль һәм республика ярдәм структуралары вәкилләре катнашты. Барлык катнашучылар нинди субсидияләргә, ташламалы финанслауга һәм нинди карарлар буенча дәгъва итә алуларына тәкъдимнәр алды. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда республика предприятиеләре рекордлы 150 млрд.сум күләмендә дәүләт ярдәмен җәлеп итте.

«Һәр проектның бурычы – инвестиция комитеты әгъзаларына инициативаның асылын 5 минут эчендә җиткерү һәм проблемалы мәсьәләне билгеләү. Һәр презентация буенча бәяләмәне тармак комитеты җитәкчесе бирә. Алга таба инициатива һәрьяклап хупланырга мөмкин. Бүген Татарстанның сәнәгать кластерында барлыгы 136 инвестпроект бар, аларны гамәлгә ашыру тулай төбәк продуктын 1,5 трлн.сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип шәрехләде Инвестиция комитеты җитәкчесе урынбасары Данил Солтанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International