Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында авариясез язгы ташу һәм янгын куркынычы чорына әзерлек турында фикер алыштылар

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Татарстанда электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча штаб утырышы узды.

Катнашучылар түбәндәгеләр хакында фикер алышты:

- 2026 елда авариясез язгы ташу һәм янгын куркынычы чорын узуга әзерлек;

- кулланучыларны электр белән тәэмин итүне бозу ихтималлыгы һәм нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча Челтәр компаниясенең сценарий планы;

- социаль әһәмиятле объектларны электр белән тәэмин итүнең автоном резерв чыганаклары белән тәэмин итү;

– «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы объектларын электр белән тәэмин итү режимына йогынты ясый торган электр энергетикасы объектлары исемлеге һәм башкалар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча, Челтәр компаниясе, Татэнерго, ТГК-16, Түбән Кама ҖЭҮ, Татнефть вәкилләре эш турында хәбәр иттеләр.

Су басу ихтималы булган зоналарга эләгүче җиһазлар, биналар һәм корылмалар, шул исәптән һава линияләренең елгалар аша үтү урыннары һәм елга тугайларындагы урыннары контрольдә тотыла.

Хәзер һава һәм кабель линияләрен тикшерәләр, түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарталар, дизель-генератор җайланмалары әзерләнгән, сигнал билгеләренең торышы һәм суднолар йөри торган елгалар аша күчеш терәкләрен яктырту җайланмалары тикшерелгән, электр линияләре терәкләрен нигезләрне юудан һәм боз тәэсиреннән саклау, җир корылмаларының һәм ярларның сөзәклекләрен ныгыту эшләре үткәрелгән. Түбәнлекләрдә урнашкан объектларда кабель каналларыннан һәм подстанцияләрдәге техник коелардан грунт һәм кар суларын агызу һәм суырту өчен дренаж җайланмалары һәм су агызу чаралары эш хәленә китерелеп, ягулык булуга ревизия үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International