Видеоконференцэлемтә режимында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды. Аны РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммункиацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башкалар катнашты.
Максут Шадаев хәбәр иткәнчә, элегрәк форумны үткәрү вакытын күчерү турында карар кабул ителгән булган. Чара 29-31 октябрьдә «Казан Экспо» ХКҮ узачак.
«Бу безгә форумны оештыру һәм уздыру өлкәсендә өстәмә этәргеч бирә, – диде ул. – Карар вакыт буенча запас белән кабул ителде, һәм без форум гадәттәгечә узган елга караганда да яхшырак узсын өчен үзгәрә алачакбыз».
Министр билгеләп үткәнчә, чараны оештыру буенча югары планка алынган – эшлекле программаның күләме, катнашучылар саны, фикер алышуларның тирәнлеге һәм темалар буенча.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Kazan Digital Week – цифрлы технологияләр өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе. Катнашырга чакырабыз!
Тулырак мәгълүмат – форум сайтында: kazandigitalweek.ru/ru/results/