5% ташламалы ставка белән ташламалы кредит алып була торган электрон техника җитештерүчеләргә ярдәм итү программасы 2023 елга һәм алдагы елларга озайтыла. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарны имзалаган.
Программаны озайтудан тыш, җитештерүгә ташламалы кредит алырга мөмкин булган электрон техника исемлеге дә киңәя. Хәзер бу исемлеккә исәпләү техникасы (компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар, серверлар, мәгълүмат саклау системалары) гына түгел, телекоммуникация һәм офис җиһазлары, шул исәптән принтерлар, сканерлар, факслар, мобиль һәм стационар телефоннар да керә. Моннан тыш, ташламалы кредит бирү вакыты бер елдан биш елга кадәр арта.
Россия экспорт үзәге «Россиядә эшләнгән» ирекле сертификатын алган Россия компанияләренә продукцияләрен чит илләрдәге илкүләм онлайн кибетләрендә, шоу-румнарда танытырга ярдәм итәчәк. Аларга шулай ук кобрендинг проектлары да тәкъдим ителәчәк.
Бу турыда Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 27 гыйнварда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Түбән Камада СИБУРның Түбән Кама предприятиесе – «Нижнекамскнефтехим» мәйданчыгында гексен производствосы төзелеше буенча иҗтимагый тыңлаулар узган.
Фикер алышуларда җирле үзидарә органнары вәкилләре, «Нижнекамскнефтехим» җитәкчеләре, проект институты, Түбән Каманың иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашкан. Нәтиҗәдә, гексен производствосын төзү буенча ОВОС проект документлары һәм материаллары буенча иҗтимагый тыңлаулар узган дип танылган.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко республикада газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. 27 гыйнварда аны Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде.
24 гыйнварда Россия Федерациясенең Таҗикстандагы Сәүдә вәкиле Евгений Кореньков белән онлайн-очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.
«Хәзерге шартларда бизнес төрле кыенлыкларга тарый, аларны эзлекле рәвештә хәл итәргә кирәк. Һәм без Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен Таҗикстан перспектив партнер булып тора дип саныйбыз», – диде Герман Лернер.
РФ Хөкүмәте электр энергетикасының перспектив үсешен планлаштыруның яңа системасын гамәлгә ашыру өчен норматив хокукый акт – «Электр энергетикасының перспектив үсеше документларын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2556 номерлы карарны кабул итте.
24 гыйнварда, 10: 00 сәгатьтә, Таҗикстан Республикасында Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Кореньков Евгений Анатольевич белән онлайн-очрашу узачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кызыксынган затларны видеоконференция форматында катнашырга чакыра.
Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар әлеге почта адресына кабул ителә inter.mpt@tatar.ru
Өстәп китик, 2023 елның беренче кварталында шулай ук «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»нең түбәндәге видеоконференцияләре планлаштырылган:
31.01 – Һиндстан;
07.02 – Марокко;
14.02 – Монголия.
Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия-төрекмән бизнес-форумы кысаларында Ашхабадта «Төрекмәнстан-Россия: сәнәгать кооперациясе һәм төзелеш производствосы өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре» түгәрәк өстәлендә катнашты. Ул Төрекмәнстан белән Татарстанның сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сөйләде һәм Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымухамедовка, Милли Генгешның Маслахат Халкы Рәисе Гурбангулы Бердымухамедовка уртак проектларны тормышка ашыруга ярдәм иткән өчен рәхсәт белдерде.
Казан федераль университеты хезмәткәрләре зур тирәнлектән югары үзле нефть чыгарырга мөмкинлек бирүче яңа технология уйлап тапканнар, хәзерге вакытта әлеге ысул эштә сынала.
Югары үзле авыр нефть запаслары – Россия нефть тармагының чимал базасының мөһим өлеше. Әмма мондый нефть эшкәртү авыр, чөнки үзлелеге югары булу сәбәпле, аны катламнан суыртып алуы кыен, өстәвенә, ул скважина буенча да начар ага.