9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) тәкъдиме белән коррупциягә каршы халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы гамәлләр турында" 2006 елның 4 маендагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "2009-2011 елларга коррупциягә каршы көрәш стратегиясен гамәлгә ашыру программасы" расланды. Министрлык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы Карары белән расланган "2012-2014 елларга коррупциягә каршы республика комплекслы программасы"н тормышка ашыруда актив катнаша.
Шулай ук "2012-2014 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе"н гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программасы проекты эшләнде. Ул Министрлыкның рәсми сайтында "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә урнаштырылган, теләүчеләр әлеге Программа проектына тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрә ала.
Мәгълүмат өчен:
2003 елның 9 декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә Югары дәрәҗәле сәяси конференциядә БМОның коррупциягә каршы Конвенциясе имза салу өчен ачык дип белдерелде. Әлеге Конвенция БМОның генераль ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителде. Документка имза салган дәүләтләр ришвәтне, бюджет акчаларын үзләштерүне һәм коррупциячел керемнәрне җинаять дип танырга тиеш. Конвенциянең бер нигезләмәсе буенча, коррупция нәтиҗәсендә алынган акчалар кайсы илдән кергән булса шунда җибәрелергә тиеш.
2003 елгы Конвенция – бу мәсьәләләр хакындагы беренче документ. Ул бигрәк тә структураларының коррупциячеллеге милли бөтенлеккә зыян китерә торган дәүләтләр өчен мөһим. БМО Генераль секретаренең махсус вәкиле Ханс Корелл Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләү турында мөрәҗәгать итеп, конференциягә килгән 100 дән артык ил вәкилен Конвенциягә имза салырга әйдәде, документ "илләрнең үсешенә зыян салучы һәм демократиягә һәм хокукый дәүләт режимына куркыныч тудыручы" коррупциягә каршы тору өчен халыкара хокукның саллы инструментына әйләнергә тиеш, дип белдерде.
Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә имза салды. Россия Федерациясе вәкиле А. Мешков форумдагы чыгышында Россиянең коррупциягә каршы кискен көрәш алып баруы һәм коррупциягә каршы көрәш фронтында барлык дәүләтләр һәм тиешле оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын билгеләп үтте.
2011 елның 21 ноябрендә "Коррупциягә каршы гамәлләр өлкәсендә дәүләт идарә итүен камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 329-ФЗ номерлы Федераль Закон кабул ителде.
"Банклар һәм банк эшчәнлеге турында", "Россия Федерациясе прокуратурасы турында", "Федерация Советы әгъзасы статусы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты статусы турында", "Оператив-эзләү эшчәнлеге турында", "Россия Федерациясе таможня органнарында хезмәт итү турында", "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында", "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында", "Коррупциягә каршы гамәлләр турында" федераль законнарга һәм Граждан, Җинаять, Салым, Хезмәт кодексларына да үзгәрешләр кертелә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының ”Элек дәүләт вазыйфалары һәм муниципаль вазыйфалар биләгән хезмәткәрләр белән хезмәт шартнамәсе төзү шартлары” турындагы 64.1 статьясына үзгәрешләр кертелде. Статьяның гамәлдәге редакциясе нигезендә Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары белән билгеләнә торган исемлектә булган дәүләт хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән гражданнарның, дәүләт яисә муниципаль хезмәттән киткәннән соң, эшкә урнашкан оешмаларда вазыйфа биләве, әлеге оешмалар белән дәүләт идарә итүенең аерым функцияләре аның элеккеге вазыйфаи (хезмәт) бурычларына караган булса, ике ел дәвамында дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт урынында үз-үзләрен тотышы һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча тиешле комиссия ризалыгы белән генә рөхсәт ителергә мөмкин.