Татарстан Республикасының икътисадый, сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү . Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итүенең перспектив юнәлешләре

2012 елның 29 апреле, якшәмбе
2012 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасына КХР делегациясе килү кысаларында, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Казан вертолет заводында Татарстанның икътисадый, сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләде. Очрашуда Татарстан Республикасы премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “КВЗ” генераль директоры вазыйфаларын башкаручы И. Бугаков, КХР Дәүләт Советы Вице-премьеры Ли Кэцян, Кытайның эре провинцияләре җитәкчеләре, бизнес-даирә вәкилләре катнашты.
Министр, Татарстан Республикасының Россиядә икътисадый алга киткән регионнарның берсе булуын ассызыклады. Социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча ул илнең 10 лидер төбәге арасына керә. 2011 елда Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты күләме 1250 млрд. сум тәшкил итте. (42,5 млрд. долл.), бу 2010 ел белән чагыштырганда 104,6%.
Республика сәнәгате структурасында төп урынны файдалы казылмалар чыгару (28,2%), машина төзелеше (22,9%), химия производствосы (15,2%), нефть продуктлары җитештерү (11,9%) алып тора.
Министр шулай ук “югары технологияләрне үстерү һәм инновацияләр, инвестицияләр исәбеннән икътисадны модернизацияләү хисабына сәнәгатьнең чимал тармакларын кыскарту республиканың стратегик юнәлешләренең берсе булуын” билгеләп үтте.
2010-2011 елларда республика икътисадына төп капиталга 715 млрд. сум (23,8 млрд.долл.) күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде. 2011 елда инвестицияләр, 2010 ел белән чагыштырганда 7,8%ка артты һәм 386 млрд.сум тәшкил итте. (13,2 млрд.долл.), тулаем төбәк продуктына карата инвестицияләр күләме –30,9% ( Россия Федерациясендә – 19,8%).
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстан Республикасы икътисадын формалаштыру һәм аның үсеше кластерлар ярдәмендә алып барылуын билгеләп үтте, региондагы сәнәгать сәясәтенең төп юнәлешләрен характерлады.
Татарстан Республикасының Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итүенең хәзерге торышы һәм перспективалары турында сөйләп, Р. Зарипов: “Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең ныгуы күп очракта Россия Федерациясе субъектларының Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлеген үстерүдән дә тора. Татарстан Республикасы ике ил арасында үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә, бу хезмәттәшлекне ике як өчен дә файдалы партнерлык дип атарга мөмкин”,– диде.
Татарстан һәм Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2011 ел йомгаклары буенча 335 млн. доллар тәшкил итте.
Хезмәттәшлек итү машина төзелеше, энергетика, инвестицияләр һәм финанс, төзелеш, нанотехнологияләр, мәдәният, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләренә кагыла. Шаньдун провинциясе белән партнерлык мөнәсәбәтләре ныгый. 2008 елда әлеге провинция белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү хакында килешү төзелде. Казан шәһәре Чжэцзян провинциясендәге Ханчжоу шәһәре белән хезмәттәшлек итә.
Республика спорт чаралары, беренче чиратта 2013 елгы җәйге Универсиада оештыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә.
Татарстан халкының кытай теле һәм кытай мәдәнияте белән кызыксынуы арта бара. 2007 елда Казан (Идел буе) федераль университетында Конфуция институты оешты, уку йортында кытай студентлары белем ала. Республикада кытай мәдәнияте фестивальләре уздырыла.
Равил Зарипов очрашуның ике як өчен дә файдалы, хезмәттәшлек итүне үстерүгә этәргеч булуына ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International