Предприятиеләрдә кадрлар хезмәте һәм хезмәтне саклау эшләрен оештыру мәсьәләләре

2012 елның 28 апреле, шимбә
2012 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында предприятиеләрдәге кадрлар хезмәте һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә сәнәгать, сәүдә, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү тармакларына караган 50 предприятиенең 90нан артык вәкиле, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, эксперт оешмалары, эш бирүчеләр берлекләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә сүз предприятиеләрдәге кадрлар хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләр, хезмәткәрләрнең квалификацияләрен арттыру, аларны яңадан әзерләү, шефлык итү мәсьәләләре, җитештерүгә һәм предприятиеләрнең социаль тормышына өлкәннәрне җәлеп итү , белгечләргә мохтаҗлыкны алдан фаразлау, предприятиеләргә яшь белгечләрне җәлеп итү, мәгариф кластерының барлык баскычларында эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү хакында барды.
Фән-мәгариф кластерында белгечләр әзерләүнең күпбаскычлы системасы кысаларында, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеге проблемалары Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ каршындагы техник колледж җитәкчеләре чыгышында бәян ителде. “Татарстан Республикасының иң яхшы яшь белгечләре” проекты хакында Татарстан Республикасы студентлар лигасы вәкилләре сөйләде. Республика һәм федераль дәрәҗәдә сертификат алуның перспективалары һәм эш бирүчеләрнең яшь белгечләрне шулай сайлап алуны хуп күрүе хакында Квалификация арттыруның төбәк агентлыгы вәкилләре мәгълүмат бирде.
Фикер алышуда «Казан вертолет заводы» ААҖ, «ЕлАЗ», Серго исемендәге Зеленодольск заводы, Казан «Электроприбор» заводы, «КМПО» һәм башкаларның кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Кадрлар картаю, белгечләрнең еш алышынып торуы, аларны әзерләү һәм предприятиегә җәлеп итү, “Электрон эш бирүче” программасында катнашу, кадрлар хезмәтләре тәҗрибәсен өйрәнү һәм алдынгыларны билгеләп үтү, эшче һәм инженер-техник хезмәткәрләр дисбалансы һ.б мәсьәләләр каралды.
Халыкара хезмәтне саклау көне алдыннан, И.Ш. Халиков 24 апрельдә уздырылган киңәшмәдә куйган мәсьәләләрне исәпкә алып, хезмәт иминлеге, кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу буенча көн кадагына суга торган мәсьәләләр турында да сүз булды.
Эш урыннарын аттестацияләүнең, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре бәян итте.
Киңәшмәдә катнашучылар җитештерүдә эргономика, санитар нормаларны үтәү мәсьәләләрен карады, “сакчыл җитештерү” принципларына нигезләнгән сәнәгать һәм офис дизайны үрнәкләре белән танышты.
Киңәшмә барышында җитештерүдәге һәрбер гадәттән тыш хәлне җентекләп анализлау кирәклеге, хезмәт шартлары башкаларга үрнәк булырлык предприятиеләр тәҗрибәсе белән уртаклашу, ведомство һәм республика конкурслары оештыру хакында карар чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International