ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 21–23 ноябрендә Татарстан Республикасы делегациясе “ENES-2013” энергия саклау буенча II халыкара конференция–күргәзмәдә катнашты. Мәскәүдә үтә торган “ENES-2013” энергия саклау буенча II халыкара конференция–күргәзмәдә катнашкан делегация составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, республиканың министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар вәкилләре.
Форумда Татарстан Республикасы 7 темага бүленгән бердәм экспозиция рәвешендә тәкъдим ителә: Татарстан Республикасында энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау сәясәтен реализацияләү, реаль икътисад тармагында энергия нәтиҗәлелеге, энергетика кластеры, бюджет өлкәсендә һәм торак–коммуналь хуҗалыктагы дәүләт сәясәте, аграр сәнәгать секторында энергия ресурс нәтиҗәле технологияләр, энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр һәм белем бирү проектлары, 2011–2012 елларда энергия саклау өлкәсендәге программа кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру өчен, бүленгән федераль бюджет акчасын файдалану.
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтын нигез салуның 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Рашат Фәттахов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының социаль һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Людмила Абуталиповага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов әйтүенчә, Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты Россиянең алдынгы махсуслаштырылган вузларның берсе. Эшләү дәверендә институт 14 белгечлек буенча 6 меңнән артык республика һәм Россия регионнары җиңел сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр әзерләде.
10 елдан артык институтта «TASIC» халыкара программасы кысаларында Россия–Италия дизайн мәктәбе, «Стиль времени», «Модерн» мода студентлар театры эшли, халыкара, регион һәм шәһәр студентлар иҗаты күргәзмәләре һәм фестивальләр үткәрелә.
2003 елдан Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты республиканың җиңел сәнәгате белгечлекләре буенча үткәрелә торган фестивальләргә методик һәм оештыру ярдәме күрсәтә.
2013 елның 20-21 ноябрендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен Татарстан Республикасында билгеләп үтә торган “Сыйфат көннәре” кысаларында Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Иделбуе сыйфат үзәге” белән берлектә “Сыйфат –хәзерге заман автомобиль сәнәгатенең конкурентлылыгы нигезе” регионара конференциясе уздырды.
Конференциядә Белоруссиядән, Германия Республикасыннан, Башкортостаннан, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Самара, Саратов өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Тула, Рязань, Липецк, Пермь һәм башка шәһәрләрдән 250 артык автомобиль сәнәгате белгечләре катнашты.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ белән “Генерирующая компания” ААҖ арасында ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны «КЭС» ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер һәм “Генерирующая компания”ААҖ генераль директоры Раузил Хазиев имзаладылар.
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге президенты, "Сименс АГ" Вице-президенты Дитрих Мёллер белән булган очрашуда катнашты.

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Казанда Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы уза. Искәртеп үтәбез, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы Россия Федерациясе Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры күрсәтмәләре буенча Югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының беренче утырышы карарлары нигезендә гамәлгә куелды.
Әлеге форум хезмәттәшлек итүнең яңа юллары һәм ысуллары буенча фикер алышу һәм Россия–Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышлан үзенә бер төрле мәйданчык булып тора. Бүген Казанда уза торган утырыш, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы оешканнан соң, әлеге форум кысаларында беренче уздырыла торган утырыш.
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россотрудничество җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе Волкан Бозкыр белән булган очрашуда катнашты.

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Казанда Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумын тантаналы ачу булачак. Чарада Россотрудничество җитәкчесе, форумның Россия ягыннан идарә рәисе К.И.Косачев, Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе, форумның Төркия ягыннан идарә рәисе В.Бозкыр, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Х.Зарипов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, бизнес даирәләр, Россия һәм Төркиянең мәдәният хезмәткәрләре катнашачак. Әлеге чараны Россотрудничество һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
18 ноябрьдә Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде. “Казан” халыкара аэропортында Домодедовыдан (Мәскәү) Казанга очучы, утырырга җыенган вакытта һәлакәткә очраган “Боинг” самолетында очучы 50 кешенең гомере өзелгән. Һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерәбез.

16
ноябрь, 2013 ел
шимбә
15 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә машина төзелешендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарсатн Республикасы Дәүләт Советы икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык Комитеты рәисе Марат Галиев, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыены – Королтай рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин,Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыены – Королтай һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Башкортостанның һәм Татарстанның бизнес даирәләр вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International