Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтына – 25 яшь

2013 елның 22 ноябре, җомга
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтын нигез салуның 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Рашат Фәттахов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының социаль һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Людмила Абуталиповага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов әйтүенчә, Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты Россиянең алдынгы махсуслаштырылган вузларның берсе. Эшләү дәверендә институт 14 белгечлек буенча 6 меңнән артык республика һәм Россия регионнары җиңел сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр әзерләде.
10 елдан артык институтта «TASIC» халыкара программасы кысаларында Россия–Италия дизайн мәктәбе, «Стиль времени», «Модерн» мода студентлар театры эшли, халыкара, регион һәм шәһәр студентлар иҗаты күргәзмәләре һәм фестивальләр үткәрелә.
2003 елдан Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институты республиканың җиңел сәнәгате белгечлекләре буенча үткәрелә торган фестивальләргә методик һәм оештыру ярдәме күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International