Казанда Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы уза

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Казанда Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы уза. Искәртеп үтәбез, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы Россия Федерациясе Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры күрсәтмәләре буенча Югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының беренче утырышы карарлары нигезендә гамәлгә куелды.
Әлеге форум хезмәттәшлек итүнең яңа юллары һәм ысуллары буенча фикер алышу һәм Россия–Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышлан үзенә бер төрле мәйданчык булып тора. Бүген Казанда уза торган утырыш, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы оешканнан соң, әлеге форум кысаларында беренче уздырыла торган утырыш.
Форумның төп максатлары – ике ил арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үстерү, сәнгать һәм мәдәният, фән һәм мәгариф, тарих, массакүләм мәгълүмат чаралары, туризм, динара мөнәсәбәтләр, хокук мәсьәләләре һәм башка өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне үстерү.
Форум эшендә академик һәм эшлекле даирәләрдән, граждан җәмгыяте, мәдәният һәм сәнгать оешмаларыннан 100дән артык вәкил, Россия һәм Төркиянең дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнаша.
Чараның тантаналы ачылышында “Россотрудничество” җитәкчесе, форумның Россия ягыннан идарә рәисе К.И.Косачев, Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе, форумның Төркия ягыннан идарә рәисе В.Бозкыр, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле М.Швыдкой, Татарстан Республикасы Премьер–министры И.Халиков катнаштылар.
Форумның пленар өлеше 17 нче ноябрьдә булган авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Зур кайгыга карамыйча, форум эшен югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен, форум идарәсе җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президентына зур рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Форумда катнашучыларны сәламләү сүзендә ТР Премьер–министры Илдар Халиков оештыручыларга Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Чыгышында ассызыклап узганча, форумның югары дәрәҗәдәге Россия-Төркия хезмәттәшлеге советы утырышы кысаларында узуы аеруча зур әһәмияткә ия. Ул бу утырышның 22 ноябрьдә Санкт–Петербург шәһәрендә узачагын искәртеп үтте. “Татарстан белән Төркия арасында ягулык–энергетикасы, машина төзелеше, пыяла продукциясен җитештерү, агач эшкәртү, автомобиль төзелеше һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барыла. Без хезмәттәшлек итүнең башлангыч этабында билгеләнгән бурычларга ирешә алдык: Төркия белән товар әйләнешенең күләме 1 млрд. долларга җитте. Аның сүзләренә караганда, Төркия Республикасы, Татарстанда теркәлгән чит ил капиталы белән уртак предприятиеләр саны буенча беренче урынны биләп тора; Татарстан Республикасына Төркия инвестицияләренең күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итә. Төркия партнерларыбызның Татарстанга булган икътисади кызыксынуы арта бара”,–дип ассызыклады И.Халиков. Ул шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» яңа эре инвестицион проектлар да Төркия инвесторлары өчен кызыклы булыр, дигән ышаныч белдерде.
Константин Косачев үзенең чыгышында Төркия җәмәгатьчелегенең Россия җәмәгатьчелегенә булган мөнәсәбәтләрен чагылдырган социлогик тикшеренүләр нәтиҗәләрен китерде – Төркия халкының 66% Россия халкына негатив мөнәсәбәттә тора икән, ә менә Россия халкының Төркия халкына карата фикере, киресенчә, уңай. Ике ил җәмәгатьчелеге арасында булган диспропорция, форум кысаларында да анализланырга тиеш. Бу Россия–Төркия үзара җәмәгатьчелек мөнәсәбәтләрен уңай юнәлешкә кертер өчен файдалы адым булыр, дип саный К.Косачев.
Волкан Бозкыр үз чиратында, К.Косачев китергән әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләре белән килешмәде. Ике ил арасындагы сәяси, икътисади һәм мәдәни багланышлар, шул исәптән, Татарстан ярдәме аркасында үсәләр, ди В.Бозкыр. Төркия белән Россия арасындагы елдагы товар әйләнеше 34 млрд.доллардан артык. Ике ил җитәкчеләре дә товар әйләнешенең күләмен 100 млрд.сумга кадәр арттырырга дигән максат куйдылар. Ел саен Төркиягә 4 млн.артык Россия туристлары сәфәр кыла. Волкан Бозкыр фикеренчә, ике ил арасындагы багланышлар уңай.
Константин Косачев әйтүенчә, әлеге китергән мәгълүмат белән аның үзенең дә килешәсе килми, чөнки әлеге тикшеренүне Сирия белән бәйле сәяси кризис вакытында, әле Россия җитәкчеләре үз инициативаларын җиткерүләренә хәтле, Америка фондларының берсе эшләде.
Бүген форум кысаларында хезмәттәшлек турында ике меморандум имзаланды – «Хаят Холдинг» белән «Сбербанк» һәм «Джошкуноз Алабуга» белән «Сбербанк» арасында. Искәртеп үтәбез, әлеге ике Төркия компанияләре “Алабуга” МИЗ территориясендә проектларны гамәлгә ашыралар.
К.Косачев әйтүенчә, төп документ 22 ноябрьдә Санкт–Петербург шәһәрендә имзаланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International