Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Россия –Төркия хезмәттәшлеген арттыру мәсьәләләре каралды
2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россотрудничество җитәкчесе Константин Косачев һәм Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе Волкан Бозкыр белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы рәистәшләренә Казанны шушы чараны уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. “Җәмәгатьчелек форумы – безнең хезмәттәшлекнең яңа форматы”,– дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу вагыйга Россия белән Төркия, Татарстан Республикасы белән Төркия партнерлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында товар әйләнеше тотрыклы рәвештә зур күләмдә бара, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, иң эре проектларны “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Төркия компанияләре гамәлгә ашыра. Татарстан белән Төркия арасында традицион рәвештә бизнес–элемтәләребез күп, шулай ук мәдәният, тарих, мәгариф кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек алга киткән, дип ассызыклады Республика Президенты.
Россотрудничество җитәкчесе, форумның Россия өлеше идарә рәисе Константин Косачев әйтүенчә, Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы Россия Федерациясе Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры күрсәтмәләре буенча Югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең Россия-Төркия Советының беренче утырышы карарлары нигезендә гамәлгә куелды. Якын көннәрдә Россия-Төркия югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек Советының дүртенче утырышы уздырылачак (Санкт-Петербург).
Константин Косачев хәбәр иткәнчә, форумның төп максатларының берсе – ике илнең дә граждан җәмгыяте лидерлары өчен үзенә бер төрле мәйданчык булдыру, безнең өчен җәмгыятьтәге заман тенденцияләрен белү мөһим, диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, ничәмә-ничә гасырлар буе төрле милләт һәм төрле диннәр вәкилләре дус һәм тату яшәгән Татарстан Россиянең башка регионнары өчен үрнәк булырга мөмкин. Бүген илебезнең бөтенлеген һәм куәтен күрсәтү мөһим, һәм Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы безнең карашларыбызны якынайтырга ярдәм итәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Төркия Республикасы Бөек Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре комиссиясе рәисе, Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумының Төркия өлеше рәисе Волкан Бозкыр фикеренчә, Россия–Төркия җәмәгатьчелек форумы халык дипломатиясенә, ике ил халкының тормышына кагылышлы. Бүгенге көндә үзара мөнәсәбәтләрне шул дәрәҗәдә корырга кирәк, дип ассызыклады Бозкыр әфәнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз