“Сыйфат – хәзерге заман автомобиль сәнәгатенең конкурентлылыгы нигезе” регионара конференциясе узды

2013 елның 22 ноябре, җомга
2013 елның 20-21 ноябрендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен Татарстан Республикасында билгеләп үтә торган “Сыйфат көннәре” кысаларында Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Иделбуе сыйфат үзәге” белән берлектә “Сыйфат –хәзерге заман автомобиль сәнәгатенең конкурентлылыгы нигезе” регионара конференциясе уздырды.
Конференциядә Белоруссиядән, Германия Республикасыннан, Башкортостаннан, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Самара, Саратов өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Тула, Рязань, Липецк, Пермь һәм башка шәһәрләрдән 250 артык автомобиль сәнәгате белгечләре катнашты.
21 ноябрьдә конференциядә катнашучылар “КАМАЗ” ААҖ, «ЦФ КАМА» ҖЧҖ, «КАММИНЗ КАМА» ЯАҖ җитештерү мәйданчыклары белән таныштылар.
Конференциядә катнашучылар билгеләгәнчә, халыкара автомобиль төзелеше үскәндә, илебезнең автомобиль җитештерчеләренә сыйфат күтәрү буенча системалы рәвештә, өлешчә дәүләт партнерлык нигезенә таянып, эшчәнлек алып барырга зарур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International