Машина төзелешендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды

2013 елның 16 ноябре, шимбә
15 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә машина төзелешендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарсатн Республикасы Дәүләт Советы икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык Комитеты рәисе Марат Галиев, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыены – Королтай рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин,Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыены – Королтай һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Башкортостанның һәм Татарстанның бизнес даирәләр вәкилләре катнаштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы сәнәгатенең потенциалы һәм республиканың машина төзелешендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тәҗрибәсе турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, ТР сәнәгать җитештерүенең күләме 1 трлн. 467 млрд.сум, үсеше – 107% тәшкил итте, агымдагы елның нәтиҗәләрен билгелегәндә, җитештерүнең күләме– 1,5 трлн. сум, үсеше – 101% булачак дип көтелә. 2012 елның нәтиҗәләре буенча, республикада кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктындагы күләме 25,2%. Эшләүчеләр саны – 393 мең кеше, шул исәптән, сәнәгатьтә – 67 мең кеше, машина төзелешендә – 29 мең кеше эшли. 2012 елда кече һәм урта эшмәкәрлек бизнесындагы оешмаларның әйләнеше 813 млрд. сум, сәнәгатьтә – 115 млрд.сум, машина төзелешендә – 43 млрд. сум тәшкил итте.
Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры әйткәнчә, “республиканың икътисад үсешенең төп факторлары булып, үзебез җитештергән продукциянең конкурентлылыгын һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, икътисадның инвестицион активлыгын арттыру”. Равил Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан икътисадын формалаштыруында һәм үсешендә кластер ысулын куллану кысаларында, нефть, газ, химия, энергетика һәм IT-кластер белән беррәттән, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү – төп тармак кластерлары булып билгеләнгәннәр. Агымдагы елның нәтиҗәләре буенча, машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитештергән продукция күләме 340 млрд.сум, үсеше –102% тәшкил итәргә тиеш. Республиканың автомобиль кластерының үзәге булып, «КАМАЗ» компанияләре группасы, «Соллерс» компаниясе предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус техника җитештерүче «ПО АлАЗ» тора.
Республиканың машина төзелешендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең уңышлы үсешенә мисал булып, «Мастер» Кама индустриаль паркын әйтергә була. Әлеге паркның резидентлары зур предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торып, үзләренең продукцияләрен аларга җитештерәләр.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклавынча, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре машина төзелеше тармагын үстерүгә багышланган конгресс–күргәзмәләрдә актив катнашалар (“Россия–Төркия эшлекле форум”ы, “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм «TechnoСварка» халыкара махсус күргәзмәләр һәм башкалар). Равил Зарипов Татарстан белән Башкортостан арасындагы хезмәттәшлекнең хәзерге торышын һәм перспектив юнәлешләрен билгеләде. Министр ассызыклавынча, “узган елларда Татарстан белән Башкортостан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек буенча тыгыз элемтәләр урнаштырылган, даими рәвештә машина төзелеше, химия, нефтехимия, нефть эшкәртү, куллану товарларын һәм продукциясен үзара китереп тору гамәлгә ашырыла”.
Уфада Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиллеге эшли. Башкортостан партнерлары катнашында уртак проектлар гамәлгә ашырыла. 13 елдан артык Башкортостан Республикасында “КАМАЗ” предприятиеләре группасына кергән уртак “Нефтекамск автомобиль заводы” эшләп килә. Башкортостанда шулай ук “КАМАЗ”, «Бетар» предприятиеләре дилерлар челтәре, «АК Барс Банк» һәм «Татфондбанк» филиаллары бар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар машина төзелеше тармагындагы кече һәм урта эшмәкәрлекнең хәзерге торышы турында фикер алыштылар, бу өлкәдәге уңай тенденцияләрне (бизнес–инкубаторлар, технопарклар, индустриаль парклар, инжиниринг үзәкләрен төзү) һәм кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен тоткарлый торган факторларны (төп капиталдагы инвестицияләрнең аз күләмле һәм үсеш темплары түбән булуы, югары фискаль йөклек, инфраструктура объектларыннан файдалану мөмкинлеге чикле булуы) билгеләделәр.
Түгәрәк өстәл утырышы нәтиҗәсендә катнашучылар машина төзелешендәге кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү өлкәсендә дәүләт җайга салу механизмнарының мөһимлеген истә тотып, тәкъдимнәр эшләп чыгардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International