2015 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның «Газпром межрегионгаз» ААҖ вәкилләре белән очрашуы узды.
Очрашу барышында «Газпром» ААҖ гамәлгә ашырган Россия төбәкләрен газификалаштыру программасы кысларында үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.