Иннополиста "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе ачылды

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
 

2015 елның 26 маенда Иннополис шәһәрендә “Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе уздырыла. Чара 29 майга кадәр дәвам ителәчәк.

Чараны Ростех Дәүләт корпорациясе, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан  оешиырылды.

Конференциядә оборона сәнәгать комплексы өлкәсендәге һәм программалар эшләнмәләре белән тәэмин итү, мәгълүмати технологияләр, җиһазлар җитештерүчеләр һәм җиткерүчеләр, сәнәгать корпорацияләре  җитәкчеләре һәм башка 1,1 мең эксперт катнаша.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, оборона-сәнәгать комплексында мәгълүмати технологияләр мәсьәләләре Татарстан өчен генә түгел, Россия күләмендә бик мөһим. Татарстан үз эченә Россия масштабындагы уннан артык эре сәнәгать предприятиеләрен үз эченә ала. Ул узган елда Татарстан предприятиеләренең тулаем төбәк продукты күләмендә үсеше 15 процент тәшкил иткәнен шәрехләп үтте.

Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин исеменнән сәламләү хатын укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International