2015 елның 26 маенда «КЭТЗ»АҖ укыту үзәгендә радионы яшь яратучыларның 1-нче бәйгесе узды. Бәйгедә Казан шәһәре 24 мәктәбенең, Кама Тамагы муниципаль районының Теньков, Рудницкая мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары катнашты.
Бәйгенең төп максаты - укучыларның һөнәрләр, төрле эш хезмәтләре турындагы мәгълүматны мәктәптә алган белемнәре белән бәйләргә ярдәм итү. Укыту үзәгенең лабораториясендә бҗйгедә катнашучы яшьләр өчен монтажник, слесарь-җыючы һәм РЭА һәм П регулировщигы һөнәрләре презентациясе үткәрелде.
Бәйге өч этапта уздырылды: разминка, электр схемалар җыю һәм иҗади презентация. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Казан шәһәренең 24 нче мәктәп укучылары җиңүчеләр булып билгеләнде. Бәйгедә һәр катнашучыга диплом һәм предприятие символикасы белән истәлек сувенирлары тапшырылды.