Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның икенче Бөтенроссия бәйгесе игълан ителде

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
  

ENES -2015 энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау IV халыкара форумы кысаларында икенче Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырыла. Бәйге Россия Федерациясе энергетика министрлыгы тарафыннан халык арасында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү гадәтен халык арасында тарату максаты белән үткәрелә.

Бәйге ике этапта үткәрелә төбәк һәм федераль дәрәҗәдә. Җиңүчеләр 2015 елның ноябрендә билгеле булачак. Бәйгенең  оештыручысы- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Төбәк бәйгесенә заявкалар 2015 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Бәйгегә 2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 1 сентябренә кадәр гамәлгә ашырылыган проектлар кабул ителә. Милек буенча төрле формадагы оешмалары саныннан бәйге барлык катнашучылар өчен дә ачык (чит ил катнашучылары өчен дә).

Җиңүчеләр 2015 елның 19-21 ноябрендә Мәскәүдә федераль министрлыклар вәкилләре катнашындагы ENES 2015 “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” III халыкара форумын үткәрү дәверендә бүләкләнәчәкләр.

Әлеге бәйге турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International