2015 елның 28 маенда Казанда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Метро Кэш энд Керри поставщиклары конференциясе узды. Конференция эшендә «МЕТРО Кэш энд Керри Россия» компаниясе җитәкчеләре, эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча әйдәп баручы экспертлар, 50 артык поставщиклар һәм МЕТРО потенциаль партнерлары катнашты.
Чараның максаты – сәүдә челтәренең Татарстан Республикасы җитештерүчеләре белән үзара хезмәттәшлекне яхшырту һәм нәтиҗәне үстерү.
Конференция кысаларында җирле җитештерүчеләр вәкилләре МЕТРОның үсешнең стратегик юнәлешләре, сыйфат стандартлары һәм ассортимент сәясәте белән таныштылар.
Чарада предприятияләргә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, үзара эшчәнлек итү проблемаларын хәл итү турында фикер алышырга мөмкинчелек тудырылды.
Конференция кысаларында яңа товар җитештерүчеләр белән сатып алу сессиясе узды, шулай ук җирле товар җитештерүчеләр продукциясен кулланып, танылган шеф-повар мастер –класс үткәрде.