Мәскәүдә Россия Ритейл атнасы уздырыла

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
 

2015 елның 2-6 июнендә Мәскәүдә Россия Ритейл атнасы уздырыла. Ваклап сәүдә итү өлкәсендә эшмәкәрлек һәм дәүләт катнашында беренче тапкыр шундый масштаблы чара - Россия Ритейл атнасы үткәрелә. Әлеге чара ел саен узачак һәм монда ваклап сәүдә итү өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләре,заманча ритейлны үстерүгә дәүләт мөнәсәбәте билгеләнәчәк, тармак мәсьәләләре хәл ителәчәк.

Россия Ритейл атнасын оештыручылары – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиянең иң эре ритейларны берләштерә торган Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе.

2015 елның 3 июнендә Атна кысаларында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базары өлкәсендә Россия төбәкләре хакимият органнары җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узачак. Утырышның темасы “Сәүдә итүне үстерү – төбәкләрнең төп мәсьәләләрнең берсе”. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашачак.

Россия  Ритейл атнасы берничә блоклардан тора.

• «Retail Vision. Россиянең ваклап сату базары – киләчәккә карашфорумы

• RETAIL’S WORLD күргәзмәсе. Ритейл өлкәсендә заманча эшләнмәләр һәм технолгияләр тәкъдим итәчәк

• Профессиональный отраслевой конкурс RUSSIAN RETAIL AWARDS һйнәри тармак бәйгесе;

• Инновацион Retail Турлар

• Россия ваклап сату өлкәсе хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашында төрле спорт төрләре буенча Спорт РИТЕЙЛИАДАсы узачак (теннис, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы һәм башкалар). Тәмамлау чарасы булып,  ACORT RETAILER CUP  -  мини –футбол буенча традицион турнир оештырылачак.

Төгәлрәк мәгълүмат Россия  Ритейл атнасы сайтында урнаштырылган www.rusretailweek.ru  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International