2015 елның 1 июнендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ еллык җыелышы узды 26 кеше составында яңа Директорлар советы сайланды.
Директорлар Советы сотавына түбәндәгеләр керде: Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, нефть сәнәгате буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү буенча Татарстан Республикасы Президенты консультанты Ренат Мөслимов, нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Алмаз Галиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика компанияләре җитәкчеләре: «Связьинвестнефтехим» ААҖ дәүләт холдингы , ОАО «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «Татнефтепродукт» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Ак Барс» ААҖ банка, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, "Иннополис" МИЗ, «Химград» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ.
Директорлар Советы җыелышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы рәисе итеп яңадан Рөстәм Миңнеханов сайланды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры булып Рафинат Яруллин билгеләнде.