1 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ 2014 ел нәтиҗәләрен чыгарылды.
Хисап нотыгы белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
2014 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эшчәнлек дәвам итә. Рафинат Яруллин фикеренчә, озак вакыт дәвамында холдингның директорлар Советы утырышларында импортка алмаш табу сәясәтенең кирәклеге хакында яңграган фикер, Россиягә карата санкцияләр һәм акчаның девальвациясе шартларында үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Нефть, газ химиясе комплексының икътисадның башка тармаклары белән кооперациясен үстерү, республика территориясендә полимер автокомпонентлар локализациясе буенча эшчәнлек дәвам итә., дип җиткерде ул.
Чимал белән тәэмин итү өлкәсендә республика предприятиеләре өчен кирәкле булган углеводород чималы исемлеген формалаштыру буенча эшчәнлек дәвам итә. Перспективага булган мәсьәләләр арасында Рафинат Яруллин авто сәнәгать, төзелеш һәм юл хуҗалыгында полимер продукцияне куллануны стимуллаштыруны атады.
Нефть чыгаруда перспектив технологияләр кертү, урта һәм кече тоннажлы химия җитештерүен булдыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтеләчәк. Республика предприятиеләренә углеводород чималын китертү проблемалары хәл ителәчәк дип көтелә, нефть химиясе предпрятиеләрен чимал белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу планлаштырыла.