Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында “Росатом” атом энергетикасы буенча Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры Сергей Кириенко куйдылар. Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
2015 елның 18-19 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша.
Форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук Татарстан Республикасы белән «Российские сети» ААҖ арасында электр энергиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешүгә имза салу планлаштырыла.
2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Мәскәүдә узган Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Утырыш 2014 елның эш нәтиҗәләренә һәм 2015 елда һәм алдагы елларга ведомствоның төп эшчәнлек юнәлешләренә багышланды.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы ижтимагый шурасы, сәнәгать буенча Дәүләт думасы комитеты вәкилләре катнашты.
17 июньдә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды. Чара Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов бу программаның республикада 2019 елга кадәр каралган исәбе буенча дүртенче нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы булуын искәртеп үтте. Ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый яктан үстерү стратегиясе кысаларында эшләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Данфосс» Дания компаниясе белән Татарстан Республикасының алдагы елларга хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә «Данфосс» компаниясе җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре («Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Казэнерго» ААҖ) җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе расланды. Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексының торышы һәм үсеш перспективалары хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы икътисадындагы ягулык-энергетика комплексының ролен билгеләгәндә, Равил Зарипов “бүгенге көндә комплекс предприятиеләре сәнәгать продукциясенең 50 процентын чыгара, төбәк кеременең 75 процентын һәм 60%ка якын салым керемен тәэмин ителә. Шуңа республика өчен аның үсеш перспективаларын билгеләү мөһим булып кала”,- дип ассызыклады министр.
2015 елның 15 июнендә года "Зеленодольск шәһәренең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе хәрби-сәнәгый комиссиясе коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Иван Харченко һәм башкалар катнашты.
Төзи башлаган судно - 22100 нче проектның беренче серияле корабы. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сагы заказы буенча завод әлеге проектның төп корабын төзегән. "Полярная звезда" дип аталган кораб 2012 елның 30 маенда төзелә башлап, 2014 елның 21 маенда суга төшерелгән. Хәзерге вакытта кораб Балтыйк диңгезендә завод сынавын уза, 2015 елда аны заказчыга тапшырырга планлаштырыла.
14 июнь - Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне белән котлый.
"Хөрмәтле җиңел сәнәгать хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез - Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сезгә фидакарь хезмәт иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасындагы 60 артык җиңел сәнәгать предприятиеләрендә хәзерге базар шартларында конкурентлылыкка сәләтле булган продукцияне чыгаруны тәэмин иткән 7 меңнән артык кеше хезмәт итә. Шунысы куандыра, тармак лидерлары белән беррәттән кече эшмәкәрлек тә көч җыя.
2015 елның 10 июнендә Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде.
2015 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Сәнгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Финляндия тышкы эшләр министрлыгының Россия, Көнчыгыш Европа һәм урта Азия Департаменты директоры урынбасары Веса Васара җитәкләгән Финляндиянең эшлекле даирәләр белән очрашуы узды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашу һәм уртак эш төркеме утырышы кысаларында икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре билгеләнде, фикер алышу, адреслы очрашулар узды.