2015 елның 5 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD (Цзингун Интернешнл, Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда күп кенә Кытай компанияләренең эшләгәне турында хәбәр итте. Әйтик, “Аммоний” проектында,”КАМАЗ” ААҖдә Кытай компанияләре эшли, “Хайер” Кытай компаниясе “Мастер” Кама индустриаль паркында көнкүреш техникасы җитештерүен ачарга планлаштыра. Кытай компанияләре шулай ук “Мәскәү – Казан” югары тизлекле тимер юл төзелеше проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
«КАМАЗ»ның (ПСК) җитештерү системасы белән танышу максаты белән предприятиегә ике көнлек визит белән Тутаев мотор заводы делегациясе килде. «Тутаев мотор заводы» җитәкчеләре һәм башлыклары өчен “Сакчыл җитештерү” технологияләренә багышланган таныштыру семинары уздырылды.
Кунаклар «КАМАЗ»ның Генераль дирекциясендә һәм ресурсларны саклау Департаментында булдылар. Аларга Автомобиль заводының төрле участокларында лин-технологияләрнең ничек кулланылуы, шулай ук укыту-җитештерү классын һәм баш җыю конвейрын күрсәттеләр. 5 августта Тутаев мотор заводы вәкилләре өчен Процесслар фабрикасында тренинг уздырдылар.
"Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖда әйдәп баручы һөнәрләр - АСС мастерлары (башлыклары), АЯС операторлары, слесарь-электриклар, ягулык-салу операторлары арасында традицион һөнәрчелек осталыгы буенча XV бәйге узды. Быел һөнәрчелек буенча иң яхшылар исеме өчен оешманың 8 филиаллыннан 40 хезмәткәр катнашты. Бәйгедә Әлмәт, Баулы, Чаллы, Казан, Ульяновск, Самара, Чуашия, Марий-Эл филиалы һәм Удмурт участогы вәкилләре катнашты.
Бәйге ике этаптан - теортик һәм практик этаплардан торды.
Бәйгенең беренче этабында катнашучылар эшчәнлек юнәлешләре, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белү буенча сорауларга җавап бирделәр. Икечне этапта катнашучылар үзләренең һөнәри белемнәрен гамәлдә күрсәттеләр.
«Химград» технополисына - 9 ел. «Химград» эшчәнлеге 2006 елның 2 августында башланып китте.
«Химград» технополисы - Россиянең беренче сертифицикация үткән индустриаль паркы, аның территориясендә 6857 кеше эшли торган 257 компания урнашкан. 9 ел эчендә технополис резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә йөзләгән товарлар эшләнде, 60тан артык патент һәм товар билгеләре алынды, унлап оригиналь технология булдырылды.
2007-2014 еллар дәверендә технополисның резидентлары 40тан 257гә җитте, ә алар җитештергән продукция күләме 0,5 млрд. сумнан 16,1 млрд. сумга кадәр үсте. Россия һәм республика бюджетына бу дәвердә кергән салым күләме 60,9 млн. сумнан 1,96 млрд. сумга кадәр күтәрелде.
Ford Sollers сатып алучылар тарафыннан сорау зур булган Ford компаниясеннән утильләштерү программасын августка кадәр дәвам итә. Ford автомобиленең бөтен модельләрен - 2015 елда җитештерелгән Ford Fiesta, Ford EcoSport, яңа Ford Mondeo, Ford Kuga һәм Ford Explorer, шулай ук 2014 һәм 2015 елның Ford Focus һәм яңа Ford Transit автомобильләрен утильләштерү программасы шартлары буенча сатып алырга мөмкин.
Мәгълүмат өчен:
2015 елда 7000 артык Ford автомобильләре автопаркны яңарту программасы буенча сатылды. Россиядә бренд тарафыннан тәкъдим ителгән автомобильләр локаль рәвештә җитештерелә.
(Ford Sollers компаниясе мәгълүматы кулланылды)
2015 елның 3 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы министрлыкның агач эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Стеклова Анастасия Павловнага башкарма хакимият органнарындагы озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын тапшырды.
"ПОЗиС" ААҖ командасы “Киләчәк инженерлары- 2015” V халыкара яшьләр сәнәгать форумында актив катнаштылар. Сергачлылар «Техмаш» концерны составында катнаштылар. Форум нәтиҗәләре буенча POZIS вәкилләре кергән «Техмаш» командасы 6 урын алды. POZIS хезмәткәрләренең берсе шәхси рейтинг унлылыгына керде (Дмитрий Алексеев 9 урында).
2015 елда «Киләчәк инженерлары» форумында Россиянең 60 төбәгеннән (320 предприятие) һәм дөньяның 20 иленнән 1000 артык кеше катнашты. Белем бирү программасы сигез факультеттан торды. Программа экспертлары – эре сәнәгать предприятиеләре һәм корпоратив университетлар вәкилләре, шулай ук Россиянең алдынгы техник вуз укытучылары.
Сергачлылар белем бирү программасында үзләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр һәм спорт-күңел ачу юнәлеше кысаларында үзләренең яхшы физик яктан әзер булуларын һәм иҗадый сәләтләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, эшлекле программа кысаларында завод вәкилләре «POZIS: уңышка юл!» һәм «Lean IT» әгълүмати технологияләрдә сакчыл җитештерүне куллану буенча ике семинар үткәрделәр. Спорт эстафетасында өченче урын алдылар.
2015 елның 31 июлендә Алабугада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII бөтенроссия Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Алабуга ярминкәсендә ул берничә ел элек булган иде һәм ел саен бу чара тагын да зуррак көлач белән үткәрелә.
Быел Алабугага Россиядән һәм чит илләрдән 1200 артык һөнәрче катнаша.
2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашты.
Делегация составына Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең 20 компания вәкилләре керде. Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалы презентациясе узды, регионара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Визит Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге катнашында оештырылды.
2015 елның 31 июлендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ОГМВ 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, Росия Федерациясе Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты.