ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

10 сентября 2015 елның 10 сентябрендә “Россия вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолетлар заводында модернизацияләү программасы кысаларында, Ми-8/17, "Ансат" һәм Ми-38 вертолетлары өчен яңа агрегат-җыю корпусын файдалануга тапшырды. Әлеге яңалык  җитештерүчәнлеген һәм эшләп чыгарган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук "Россия вертолетлары"на дөнья авиация базарында көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр тәэмин итәчәк.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның «Нижнекамскнефтехим» САҖ белән очрашуында республиканың нефть химиясе cәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләрендә  кадрлар һәм социаль сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Сергей Алексеев катнаштылар.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 7 сентябрендә  Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәһәр активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Татарстан башлыгы Ул билгеләгәнчә, Чаллы – Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә стратегик шәһәр.


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы булып тора.

Моның хакта 2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.

Бәйрәм чараларында нефть сәнәгате ветераннары, хезмәткәрләр, «Татнефть» нефть, газ чыгару идарәләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан республикасы министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән хөрмәтле кунаклар, Татарстан Республикасының нефть өлкәләре  муниципаль район башлыклары катнаштылар.


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов 3 сентябрьдә Саксонии (ФРГ) вәкиле доктор Манфред Либль белән очрашты. Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында: нефть химиясе, машина һәм авиация төзелеше, заманча технологияләр кертү өлкәләрендә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды. Доктор  Манфред Либль таатрстанның нефть, газ, химия форумының пленар утырышында катнашты.

 

2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасар - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тюрингия делегациясе (ФГР) белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тюрингия арасында эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында  Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшли башлады.

FordSollers заводын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

FordSollers двигательләр заводы – чит ил маркасы җиңел двигательләрен җитештерү буенча Россиядә беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр FordSollers УП Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель – 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30%ы тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, тора-бара куәт 200 меңгә җиткереләчәк.

 

2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов кытай корпорациясе «Гунда» (Харбин шәһәре) делегациясе белән очрашты.  Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында – күргәзмә эшчәнлеге, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды.


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы үткәрелә. Анда Казан дөньяның 9 иленең – Россия, Беларусь, Германия, Дания, Кытай, Польша, Чехия, Австрия, Һиндстанның 200дән артык компаниясен, шул исәптән Россия төбәкләренең 130лап предприятиесен, Татарстанның гына да 50дән артык предприятиесен бер урынга туплый. Россия нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендәге эре чара саналган әлеге форум РФ Президенты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, оештыручылар ролендә – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг», «Татнефть», «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятьләре, «Нефтеконсорциум» ябык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Фәннәр академиясе.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

Агымдагы елның 2 – 4 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан нефть-газ форумы узачак. Форумны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International