ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 14 сентябрендә «ТАНЕКО» комплексында100 меңенче грануллаштырылган  техник күкерт алынды.

Продукция тимер юл буенча Санкт-Петербург шәһәренә, аннан  Циндао (Кытай) шәһәренең  портына җибәрелә. Кытай «ТАНЕКО» НПиНХЗ комплексы продукциясен төп сатып алучысы.

«ТАНЕКО»ның грануллаштырылган күкерте шулай ук Финляндиягә җибәрелә, анда әлеге продукцияне лак-буяу материалларын җитештергәндә кулланалар. Шактый продукция эчке базарга –Татарстан Республикасы предприятиеләренә сатыла.

 

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән булган очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Карл Эрьявецка һәм Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең  XII утырышын үткәрүләре өчен һәм, шулай ук, ил җитәкчелегенә Россия белән Словения арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм Татарстан өчен бу элемтәләрдә актив катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

 

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның “Niles-Simmons-Hegenscheidt” компаниясе президенты Джон Оливер Науманн белән булган очрашуда катнашты.

“Niles-Simmons-Hegenscheidt” компаниясенең сәнәгатьнең авиация, аэрокосмик, автомобиль, махсус машина төзелеше, тимер юллар һәм метро кебек тармаклары өчен станоклар һәм җиһазлар төзелеше, технологияләр һәм системалы карарлар буенча 180 еллык тәҗрибәсе бар.


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы , Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы каршындагы энергия саклау технологияләре үзәге җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

 

2015 елның 15-16 сентябрендә Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышын уздыру планлаштырыла.

15 сентябрьдә эксперт эш төркемнәре утырышы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашулар булачак.

Комиссия утырышының төп өлеше - 16 сентябрьдә  Казан Ратушасында узачак пленар утырыш.

Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле – Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения ягыннан - Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец, Татарстан Республикасыннан Комиссия составына Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халкиов керде.

Пленар утырыш тәмамлангач, Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең XII  утырышының Йомгаклау протоколы имзаланачак.


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 3 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәттахов Рашат Шакир улына Татарстан Республикасы сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медален тапшырды.


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
 

Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хакимияте системасы зур ышанычка ия булды.

Р.Н.Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте.

"Кадерле дуслар, 2015 елгы сайлаулар тәмамланды. Сайлаучыларның күбесе аларда катнашты. Татарстанлылар республикага ышана. Бу - сайлауларның төп нәтиҗәсе, - диде Миңнеханов. - Мин гражданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт белдерергә телим". "Бердәм Россия" партиясе һәм Татарстанның эре предприятиеләренә шулай ук рәхмәт сүзләрен белдерде.


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Алабугада «Макдоналдс»ның   беренче рестораны ачылышында катнашты.  

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, дөньякүләм танылган ресторан челтәренең Татарстан территориясендә 21-нче рестораны ачылды.

“Июнь башында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында "Макдоналдс"  өчен “тәэмин итүчеләр шәһәре” ачылды. Монда ресторан челтәрен барлык кирәкле продукция  белән тәэмин итәрлек кластер формалаша. “Татарстан белән “Макдоналдса” арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре алга таба тагын да үсәчәк”, дип ышаныч белдерде Равил Зарипов.

 

2015 елның 11 сентябрендә  “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасы белән горурланам!” темасына рәсем бәйгесе уздырылды.

 

2015 елның 10 сентябрендә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан вертолетлар  заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолетлар заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International