2015 елның 19 һәм 20 ноябрендә Мәскәүдә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне үстерү буенча ENES 2015 IV халыкара форумы уза.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Форумда ENES - 2015 кысаларында узучы бердәм күргәзмә экспозициясендә шулай ук Татарстан Республикасының кайбер энергетика комплексы предприятиеләре катнаша.
19 ноябрьдә “Төбәк программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеге практикасын кертүне киңәйтү” темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә илнең әйдәп баручы сәясәтчеләре һәм эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков катнашты.
2015 елның 19 ноябрендә эшче яшьләрнең республика ачык форумында Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларда яшьләр белән иң яхшы эш алып бару “Республика потенциалы” бәйгесе нәтиҗәләре билгеләнде.
Бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Аның максаты – инженер белгечләрнең һәм эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру.
Бәйгедә республиканың 24 предприятиесе ике номинациядә катнашты: 1000 эшчегә кадәр һәм 1000 артык эшче булган предприятиеләр.
“1000 эшчегә кадәрге предприятие” номинантлар төркемендәге призерлар:
«Сетевая компания» ААҖ идарәсе - (1 урын),
Арча ЗУЭС «Таттелеком» САҖ- (2 урында),
«Ремдизель» АҖ- (3 урын).
“1000 артык эшче булган предприятиеләр” номинантлар төркемендәге призерлар:
«Казан вертолетлар заводы» САҖ - (1 урын),
«Домкор» ҖЧҖ- (2 урын),
«ТАНЕКО» АҖ - (3 урын)
Һәм «Нижнекамскнефтехим» САҖ - ( махсус приз).
Бәйге жюрисы яшьләр белән эшләү буенча түбәнләге предприятиеләрне билгеләделәр: «Азнакайның Нефтемаш заводы», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе» һәм «Казан электр техникасы заводы».
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Пакъстанга визиты уза.
Татарстан делегациясе составында республиканың әйдәп баручы предприятие җитәкчеләре: «КАМАЗ» САҖ, «КВЗ»САҖ, «КМИЗ» САҖ, «Казанькомпрессормаш»ААҖ, «Татнефть»САҖ.
2015 елның 19 ноябрендә Пакъстанга визиты кысаларыда Татарстан Республикасы делегациясе Россия - Пакъстан Хөкүмәтара комиссиясенең 4 утырышы нигезендә узучы Беренче Россия – Пакъстан инвестицион форумы эшендә катнашты.
20 ноябрьдәТатарстан Республикасы делегациясе Россия - Пакъстан сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең 4 утырышында катнашачак. Комиссиянең рәистәшләре – Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт директоры Виктор Иванов һәм Пакъстан Ислам Республикасының финанслар Министры Мөхәммәд Исхак Дар.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе рәистәше – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, министрлыклар һәм ведомстволар, төрле юнәлештә эшләгән предприятиеләр, медицина һәм мәдәният учрежденияләре җитәкчеләре, республиканың һөнәри сәнгать осталары катнашты.
2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесендә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан, учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды.
2015 елның 17-18 ноябрендә Казанда “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре” чаралар кысаларында “Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджментның системасы” VII төбәкара конференциясе һәм тематик түгәрәк өстәл узды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы, Белоруссия, Чуашия Республикасы, Башкортостан һәм Россиянең башка төбәкләренең урта-һөнәри белем бирү, югары уку йортлары, министрлыклар, ведомстволар, белгечләрнең 1000 артык вәкилләре катнашты.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов сәламләде.
Конференция программасы кысаларында катнашучылар Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика техникумына бардылар.
18 ноябрьдә “Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджментның системасы” түгәрәк өстәл узды. Катаншучылар сыйфат менеджмент системасын кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” Программасы кысаларында 2004 елдан башлап, ел саен уздырыла.
2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан, учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды.
2015 елның 16 ноябрендә Хельсинкида Татарстан-Финляндия эшлекле форумы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасы Финляндия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә кызыксына һәм үзара файдалы багланышларны үстерергә шат булачак. Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Финляндия тәҗрибәсе нигезендә Татарстанда күп кенә инновацион проектлар гамәлгә ашырыла.
Россинең Финляндиядәге Сәүдә вәкиле Валерий Шлямин ассызыклаганча, бүген федерациянең 85 субъектыннан 45 Финляндия партнерлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы инвестицияләр, инновацияләр һәм башка юнәлешләр буенча алдынгы төбәкләрдән санала.
“Финляндиядә Татарстан Республикасының рейтингы зур, йөзләгән Финляндия эшмәкәрләре Татарстанны ышанычлы партнер буларак белә. Без бу төбәктәге югары идарә культурасы, команда рухы һәм Татарстанда бизнес ачучы компанияләргә җитәкчелекнең гарантияләнгән ярдәме турында сүз алып барабыз, диде Валерий Шлямин.
Татарстан – Финляндия эшлекле форумда Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Румянцев, Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләгән Финляндия бизнес даирәләр вәкилләре катнашты.
Форум азагында кайбер килешүләргә кул куелды.
2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия Федерацииясендәге ЮНИДО үзәге җитәкчесе Сергей Коротков белән очрашты.
Очрашу кысаларында машина төзелеше, нефть химиясе, энергия нәтиҗәлелеге өлкәләрендә Татарстан Республикасы белән ЮНИДО үзәгенең хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Мәгълүмат өчен:
Сәнәгатьне үстерү буенча Берләшкән милләтләр оешмасы (ЮНИДО) 1966 елда барлыкк килде, ә Берләшкән милләтләр оешмасының махсуслаштырылган оешмасы булып ул 1985 елда оештырылды.
БМО гомуми системасы кысаларында дәүләт – әгъзалар белән хезмәтәшлектә ЮНИДО үсеш алган илләрдә сәнәгатьне үстерүгә ярдәм итү өчен җавап бирә.
ЮНИДОның үзәк учрежденияләре Венада (Австрия) урнашкан.
2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Россия вертолетлары” АҖ генераль директоры Александр Михеев белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу кысаларында илнең вертолет төзелеше өлкәсен алга таба үстерү мәсьәләләре - шул исәптән, “Казан вертолетлар заводы” САҖ турында фикер алыштылар.
2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге «Сименс» компаниясе президенты, «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шактый кыен икътисадый шартларга карамастан, Татарстан белән Германия арасындагы товар әйләнеше үткән ел эчендә 17% үсте.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, «Сименс» компаниясе җитәкчелегенең республикага визиты – билгеләнгән планнар кысаларындагы уртак проектлар гамәлгә ашырылачак дигән сүз.