Татарстан белән Финляндия үзара файдалы багланышларны үстерә

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

2015 елның 16 ноябрендә Хельсинкида Татарстан-Финляндия эшлекле форумы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасы Финляндия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә  кызыксына һәм үзара файдалы багланышларны үстерергә шат булачак. Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Финляндия тәҗрибәсе нигезендә Татарстанда күп кенә инновацион проектлар гамәлгә ашырыла.

Россинең Финляндиядәге Сәүдә вәкиле Валерий Шлямин ассызыклаганча, бүген федерациянең 85 субъектыннан 45 Финляндия партнерлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы инвестицияләр, инновацияләр һәм башка юнәлешләр буенча алдынгы төбәкләрдән санала.

“Финляндиядә Татарстан Республикасының рейтингы зур, йөзләгән Финляндия эшмәкәрләре Татарстанны ышанычлы партнер буларак белә. Без бу төбәктәге югары идарә культурасы, команда рухы һәм Татарстанда бизнес ачучы компанияләргә җитәкчелекнең гарантияләнгән ярдәме турында сүз алып барабыз, диде Валерий Шлямин.

Татарстан – Финляндия эшлекле форумда Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Румянцев, Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләгән Финляндия бизнес даирәләр вәкилләре катнашты.

Форум азагында кайбер килешүләргә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International