Казанда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы  Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе  “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” Программасы кысаларында 2004 елдан башлап, ел саен уздырыла.

2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан,  учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать  һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды.

Татарстан Республикасы  Премьер-министр урынбасары  – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “предприятиеләрнең әлеге бәйгедә катнашу, җитештерә торган продукциянең сыйфатын үстерергә стимул бирә, республикада җитештерелә торган конкурентлыкка сәләтле продукциянең эчке һәм тышкы базарга чыгаруны ярдәм итә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International