“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

2015 елның 18 ноябрендә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе рәистәше – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, министрлыклар һәм ведомстволар, төрле юнәлештә эшләгән предприятиеләр, медицина һәм мәдәният учрежденияләре җитәкчеләре, республиканың һөнәри сәнгать  осталары катнашты.

2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесендә 192 җитештерү предприятиеләреннән, оешмалардан, учреждениеләрдән һәм республиканың халык һәм сәнгать  һөнәрләре осталарыннан 443 заявка кабул ителде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 дәрәҗәле 213 дипломант, 2 дәрәҗәле 78 дипломант расланды. 

Республика бәйгесендә җингән 170 товар һәм хезмәт күрсәтү “Россиянең 100 иң яхшы товары” бәйгесенең федераль этабына җибәрелде. Татарстанның 70 товары һәм хезмәт күрсәтүе лауреат исемен яулады,  99-  Россиянең 100 иң яхшы товары” Програма дипломантлары булдылар.

2004 -2015 елларда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесендә Татарстанның 4000 артык товар һәм хезмәт күрсәтүләре катнашты. Алар арасында лауреат исемен 1350 конкурсант яулады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Татарстанның сыйфат лидеры» призын түбәндәге предприятие җитәкчеләренә тапшырды: Бөгелмә механика заводы, В.Д.Шашин исем.  «Татнефть» САҖ (җитештерү-техник билгеләнешле продукция номинациясендә), «Евроокно» ҖЧҖ (халык өчен сәнәгать товарлары), Мутигуллин Р.М. ИП (азык-төлек товарлары), «Сосновый бор» саноториясе» ААҖ һәм «НАСКО» ААҖ (хезмәт күрсәтүләр), Герк Г.А ИП (халык сәнгать һөнәре эшләнмәләре).

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” һәм “Россиянең 100 иң яхшы товарлары“ бәйгесе җиңүчеләре арасында республиканың әйдәп баручы предприятиеләр:  «ТАИФ-НК» ААҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Казаньоргсинтез» САҖ,  «Нижнекамскнефтехим» САҖ, «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» САҖ, «ПОЗиС» ААҖ, «ПО ЕлАЗ» ААҖ, «Нижнекамскшина» САҖ, «Түбән Кама шина заводы ЦМК», «Казан дәүләт казна дары заводы», «Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ФКП, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «ТМС групп» ҖЧҖ идарә компаниясе, Бөгелмә механика заводы һәм  «Елховнефть» НГДУ, В.Д.Шашин исем. «Татнефть»САҖ.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесенең лауреатлары һәм дипломантлары хакында мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/file/Итоги_ЛТ_РТ__2015_для_сайта_20.07.2015.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International