Татарстанның «Сименс» алман компаниясе белән хезмәттәшлеге үсә

2015 елның 13 ноябре, җомга

2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның   Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге  «Сименс» компаниясе президенты,   «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шактый кыен икътисадый шартларга карамастан, Татарстан белән Германия арасындагы товар әйләнеше үткән ел эчендә 17% үсте.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, «Сименс» компаниясе җитәкчелегенең республикага визиты – билгеләнгән планнар кысаларындагы  уртак проектлар гамәлгә ашырылачак дигән сүз.

Дитрих Меллер, үз чиратында, «Сименс» компаниясенең Россиядә 160 елдан эшләвен билгеләп үтте. Без Татарстан белән стратегик килешү имзаладык һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә ниятлибез, диде ул.

Очрашу кысаларында «Сименс» компаниясе белән Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты  (КАИ) арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International