2015 елның 26 ноябрендә Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланды.
Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Каримов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.
Дәүләт думасының энергетика буенча комитет рәисе Павел Завальный билгеләгәнчә, Татарстанда газ-мотор ягулыгын куллану буенча алдынгы тәҗрибә бар. Республиканы газлаштыру 100% (гомумән ил буенча 65%) тәшкил итә. Газ-мотор ягулыгы белән эшли торган машиналар, автобуслар җитештерелә, газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү буенча программа кабул ителгән”.
2015 елның 26 һәм 27 ноябрендә А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты нигезендә «Карьера көннәре «Көз – 2015» яшьләр форумы узды.
Форум 26 ноябрьдә «Көз- 2015» вакансияләр ярминкәсен уздыру белән башланып китте. Анда республиканың һәм Россия Федерациясенең якын тирәдәге төбәкләреннән 40 предприятие һәм оешма, министрлыклар вәкиллләре катнашты. «Элекон» заводы» АҖ, «КМПО» ААҖ, «Туполев» САҖ филиалы - С.П.Горбунов исемендәге КАЗ ААҖ, «Швабе - Технологик лабораториясе» АҖ, «КВЗ» САҖ, «В.И.Шимко исем. НПО «Радиоэлектроника» АҖ, «КАПО-Композит» ЯАҖ сәнәгать предприятиеләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре эш эзләүчеләргә консультация үткәрделәр.
Форум программасы кысларында: «ТАТНЕФТЬ-АЗС ЦЕНТР» ҖЧҖ 4 номерлы автоягулык станциясенә, «Радиоприбор» ААҖ экскурсия, предприятиеләргә презентацияләр, психологик һәм һөнәри консультация үткәрү каралган.
2015 елның 2-4 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка». 10 махсуслаштырылган күргәзмә узачак.
2015 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында махсуслаштырылган күргәзмәләрнең тантаналы ачышлары узачак.
Күргәзмәләрләрнең эшлекле программасының төп чаралары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре, вузлар (КНИТУ-КАИ, КФУ) һәм тармак фәнни-тикшеренү инстиуталары белән берлектә оештырылган Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләренең Координация советының 3 утырышы һәм “Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар -2015” халыкара фәнни-техник конференциясе.
2015 елның 25-28 ноябрендә Ставрополь крае делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узачак.
Ставрополь крае делегациясе составында - Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе - Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга, Ставрополь крае азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, сәүдә һәм лицензия бирү комитеты рәисе Галина Миронычева, Ставрополь крае энергетика, сәнәгать һәм элемтә министры Виталий Хоценко, сәнәгать, энергетика, төзү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Ставрополь крае Дума комитеты Рәисе урынбасары Валерий Черницов, муниципаль районнарның администрация башклыклары, крайның министрлыклар һәм оешмалар вәкилләре.
2015 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, “без Татарстан Республикасының Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз”. Ул сәяси һәм мәдәни партнерлык икътисадый элемтәләрне дә киңәйтергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың икътисадый мөмкинлекләре хакында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең зур индустриаль үсеш алган сәнәгать төбәкләренең берсе. Нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше кебек тармаклары үсеш алган. Безнең төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә икенче урында тора.
2015 елның 24 ноябрендә «Туполев» САҖ филиалы - С.П. Горбунов исем. казан авиация заводында һөнәри осталык буенча бәйге башланды.
Өч көн дәвамында «Туполев» САҖ барлык филиалларының27 яшькә кадәрге хезмәткәрләре иң яхшы эшче исемен яулау өчен көрәшәчәкләр.
Бәйгедә 60 якын катнашучы – 16 кеше - «Туполев» САҖ Мәскәү филиалыннан, 36 –Казан авиация заводыннан, 4 кеше – Ульяннан, 1 кеше Самарадан катнаша.
Бәйге берничә тармакта үткәреләчәк, һәр юнәлешне аерым экспертлар билгелиячәк, алар арасында әйдәп баручы инженер – конструкторлар, шулай ук «Туполев» САҖ җитәкчелеге.
Әлеге бәйге «Туполев» САҖ хезмәт җитештерүчәнлеген, фәнни-техник эшчәнлекне үстерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга стимул бирү, шулай ук 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition эшче һөнәрләрнең бөтендөнья чемпионатында катнашу өчен командаларны юнәлдерү максатында оештырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе 2015 елның 19-21 ноябрендә Мәскәүдә узган ENES-2015 IV Халыкара энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү форумында катнашты.
ENES 2015 Форумының төп чарасы - "Халыкара хезмәттәшлек итү: уртак тырышлык белән икътисадның энергия нәтиҗәлелегенә һәм энергетиканы үстерүгә ирешү" дигән киңәшмәдә катнашты.
ENES 2015 Форумы кысаларында Бөтенроссия бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр: ENES энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләре бәйгесе.
Халыкара Форум кысаларында уздырылган Бөтенроссия бәйгеләре нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 9 урын алды. Җиңүчеләр арасында:
«Нижнекамскнефтехим» САҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, .В.Д. Шашин исем. «Татнефть» САҖ һәм башкалар.
2015 елның 23 ноябрендә «КАМАЗ» САҖ “Сыйфат буенча иң яхшы менеджер” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
“Сыйфат буенча иң яхшы менеджер” бәйгесе «КАМАЗ» САҖ 2006 алып уздырыла. Ел саен бәйге сыйфат буенча иң нәтиҗәле менеджерларны сайлый һәм нәтиҗәле идәрә итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга ярдәм итә. Нәтиҗәләр чыгарга бүлекчәнең эш нәтиҗәләре, сыйфат менеджментның алдынгы методларын һәм инструментларын куллану, шулай ук җитәкченең киләчәккә һөнәри планнары исәпкә алынды.
Узган бәйге нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» САҖ идарә бүлекчәләренең җитәкчеләре арасында 2015 елда “Сыйфат буенча иң яхшы менеджер” исеменә Ирина Надеждина (автомобиль заводы), Александр Капитонов (урынбасар блогы – үсеш буенча генераль директор урынбасары), Юлия Герасимова (сыйфат департаменты) лаек булдылар.
Илдар Халиков Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.
2015 елның 23 Татарстан Президенты Указы белән кандидатурасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы раслаганчы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп "Химград" ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Альберт Кәримов билгеләнде.
2015 елның 21 ноябрьдә Зеленодольск Мәдәният йортында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы оешуга 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре һәм Зеленодольск районы хакимияте җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков барлык завод эшчеләрен бу предприятиенең 120 еллык юбилее белән котлады.