2015 елның 15 декабрендә «Энергопартнер-2015» бәйгесенең җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Традицион рәвештә «Татэнергосбыт» ААҖ ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының юридик затлар арасында электр энергияне кулланучыларның иң яхшысын сайлый. Агымдагы елда предприятиенең 30 меңнән артык клиенты иң яхшы энергопартнер исемен дәгъваларга әзер иде.
Кулланучылар традицион критерийлар буенча билгеләнде: килешү йөкләмәләрен төгәл үтәү, шул исәптән, түләү дисциплинасы, документларны вакытында имзалау, энергияне куллану буенча заманча хисап һәм контроль системаларын куллану, энергияне сак тоту буенча чаралар үткәрү һәм оештыру, шулай ук электрон документ әйләнешен куллану.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Сәнәгать предприятиеләре” номинациясендә беренче урынны «Татхимфармпрепараты» ААҖ (Казан шәһәре) һәм “Зәй шикәре” ААҖ (Зәй шәһәре) алдылар.
“Авыл хуҗалыгы предприятиеләре” номинациясендә җиңүче булып «Тан» СХПК (Әтнә районы, Яңа Шаши авылы) танылды. Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре арасында «Тайд-фойл» ҖЧҖ фирмасы җиңде.
«Бюджет оешмалары» номинациясендә «ГКБ № 7» ДАУЗ (Казан) поликлиникасы җиңде.
2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов катнашты.
Утырышта предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлелегенә бюджет керемнәре бәйле, ә алар, үз чиратында, дәүләт проектлары һәм программаларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының "май указларын" башкаруны, дәүләтнең социаль бурычларын үтәүне тәэмин итәләр.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, бүгенге җитди икътисадый вәзгыять шартларында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре һәм салымга түләүләренең кимүенә реаль сәбәпләр бар.
Күбесенчә бу тышкы факторларга бәйле: нефть базарында бәяләр кимү, ике яклы санкцияләр кертү, фонд базарларында катлаулы вәзгыять һәм валюта курслары үзгәреп тору.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге шартларда республика министрлыклары каршында эшләүче тармак баланс комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге мөһим. Аның сүзләренчә, баланс комиссияләре эшчәнлеге кысаларында продукция базарларындагы вәзгыять буенча консультацияләр уздырырга, икътисадый коньюктурада үзгәрешләр турында хәбәр итәргә, гамәлдәге дәүләт программалары буенча дәүләт ярдәмен алуда ярдәм итәргә кирәк".
2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләттәшләр эшләре буенча Координация советы утырышы узды. Утырышта йомгаклар ясалды һәм перспективага бурычлар билгеләнде.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Координация Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең икътисад, финанслар буенча идарә һәм инвестицияләр буенча үзәк Җитәкчесе Реза Хөсәйни Гарагозле әфәнде белән очрашу узды.
Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы Җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөхсен Фаганиәфәнде дә катнашты.
Очрашу кысаларында ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар.
Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбәйҗан Провинциясенең икътисад, финанслар буенча идарә һәм инвестицияләр буенча үзәк Җитәкчесе Реза Хөсәйни Гарагозле әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азербәйҗан Провинциясе делегациясе эш визиты кысаларында республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләренә («КАМАЗ», «ЕЛАЗ», «Нижнекамскшина»), «Алабуга» МИЗ барачаклар.
2015елның 12 декабрендә Севастопольдәге Кара диңгез флотының төп хәрби-диңгез базасында А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы җитештергән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракеталы судноларда Андреев флагларын күтәрү тантанасы узды
Тантаналы чарада Кара диңгез флоты командующие адмирал Александр Витко, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, Севастополь һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, “А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖ һәм “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ җитәкчелеге катнашты.
2015 елның 9 июлендә «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракета корабларын Кара диңгезгә озату тантанасы узды. Суднолар Зеленодолькидан эчке су юллары буенча Кара диңгезгә юл тотты, аларның йөзү мөмкинлекләрен сынап караганнан соң һәм дәүләт сынауы үткәннән соң, алар Кара диңгез флоты составына кабул ителде.
2015 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казаньоргсинтез» предприятиесендә яңа җитештерү линияләрен эксплуатациягә кертү тантанасы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
2015 елның 11 декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның өченче җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ-3) төзекләндерү эшләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикаыс Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "ТГК-16" ААҖ генераль директоры Рамил Хөсәенов озата йөрде.
2015 елның 10-11 декабрендә Зеленодольск "ПОЗиС" АҖ нигезендә (POZIS, «Техмаш» Ростех Госкорпорациясенең «Техмаш» Концернына керә) Ростех ДК VII Инновацион сессиясе узды. Чарада Россия предприятиеләренең һәм фәнни учрежденияләрнең, инвестицион фондларның 200 артык җитәкче вәкиле катнашты.
VII Инновацион сессиясенең темасы – Корпорациянең холдинг компанияләренең һәм оешмаларының тышкы инновацияләргә уникаль технологик компетенцияләр һәм запрослар белән идарә итү системаларын формалаштыру.
VII Инновацион сессия – Ростехның коммуникацион мәйданчыгы. Ул бөтен Дәүләт корпорациянең күәтлеген тупларга каралган.
2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре SAP компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать. Ул билгеләгәнчә, киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләшергә кирәк, шулар арасында – SAP продукциясенә техник хезмәт күрсәтү хакын оптимальләштерү һәм Татарстан территориясендә белгечләр әзерләү.
2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесенең “Инновацияләр старты” номинациясендә җиңүчеләрне котлады.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, “бәйгедә җиңүчеләрнең проектлары Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармакларының фәнни-гамәли бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән”. Аның фикеренчә, “инновацион идеяләр, җиңүчеләрнең һәм лауреатларның проектлары республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында кирәк булачак, аларны реализацияләү Татарстанда җитештерелгән продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең конкурентлылыкка сәләтен арттырачак”.
Альберт Кәримов “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесенең җиңүчеләренә һәм катнашучыларына иҗадый һәм һөнәри уңышлар теләде.