Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең ТАтарстан Республикасы белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе
 

2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Иран Ислам Республикасының  Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең икътисад, финанслар буенча идарә һәм инвестицияләр буенча үзәк Җитәкчесе Реза Хөсәйни Гарагозле әфәнде белән очрашу узды.

Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы  Генераль консуллыгы Җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөхсен Фаганиәфәнде дә катнашты.

Очрашу кысаларында ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар.

Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбәйҗан Провинциясенең икътисад, финанслар буенча идарә һәм инвестицияләр буенча үзәк Җитәкчесе Реза Хөсәйни Гарагозле әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азербәйҗан Провинциясе делегациясе эш визиты кысаларында республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләренә («КАМАЗ», «ЕЛАЗ», «Нижнекамскшина»), «Алабуга» МИЗ барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International