«Казаньоргсинтез» САҖ яңа җитештерү линияләрен эксплуатациягә кертү тантанасы узды

2015 елның 11 декабре, җомга
 

2015  елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казаньоргсинтез» предприятиесендә яңа җитештерү линияләрен  эксплуатациягә кертү тантанасы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов,   Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

«Казаньоргсинтез» Саҗ булу кысаларында түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү буенча яңа линияне карап чыктылар, .

Яңа агрегат алты тапкырга күәтлерәк һәм елына 240 мең тонна товар җитештерә алачак.  

Яңа линиянең төп өстенлекләре – торбалар җитештерү буенча конкурентлылыкка  чыдамлы җитештерүне арттыру, шулай ук «Казаноргсинтез» САҖ Россиядәге торбалар маркалары арасында ПНД җитештерү буенча алдынгы урыннарда калуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International