SAP компаниясе җитәкчелеге белән очрашу

2015 елның 11 декабре, җомга
 

2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән булган очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре SAP компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать. Ул билгеләгәнчә, киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләшергә кирәк, шулар арасында  – SAP продукциясенә техник хезмәт күрсәтү хакын оптимальләштерү һәм  Татарстан территориясендә белгечләр әзерләү.

Франк Коэн Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм SAP компаниясе киләчәктә дә Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә тели, диде. SAP «Иннополис» МИЗ мәйданчыгын үзләре өчен кызыклы дип саный, анда үз офисын һәм хезмәт күрсәтүләр үзәген ачарга, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек белән хезмәттәшлекне корырга ниятли.

Очрашу кысаларында яклар шулай ук ИТ-эшләнмәләрне Россиядә туплап, яңа эш урыннары булдыру һәм ИТ өлкәсенә инвестицияләр кертү юлы белән мөмкин булган партнерлык предприятиеләре нигезендә уртак эшләнмәләр алып бару буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International