2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән “Талантлар ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты., иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты. Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.
2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә проект билгесенә кадәр Түбән Кама сусаклагыч биеклеген күтәрү буенча эш төркеме утырышы узды.
Эш төркеме утырышында республиканың федераль хакимият органнары идарә вәкилләре, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләр вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар Түбән Кама сусаклагыч биеклеген күтәрү буенча эш төркеменең алга таба эш Планы хакында фикер алыштылар, эшнең приоритетлы юнәшлеләрен билгеләделәр.
2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов эш киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә кысаларында “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы Закон проекты хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар Закон проектына төзәтмәләр кертте. Әлеге Закон проекты “Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында” 2014 елның 31 декабрендәге 488-ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә эшләнелде.
Киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларын булдыру һәм кабул итү мәсьәләләре, шул исәптән, “Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү” дәүләт программасы каралды.
2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру буенча Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Мәгълүмат өчен:
С 2009 елдан алып, республиканың торак-коммуналь комплексында 5,8 млрд. сумга 208 инвестицион программа, шул исәптән, 2015 елда - 1,5 млрд. сумга 16 программа гамәлгә ашырылды.
2010 елдан Татарстанда ел саен 2 млн 400 мең кв м торак гамәлгә кертелә.
2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коррупциягә каршы Программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чаралар хакында фикер алыштылар. Социаль – икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының мәгълүмати- аналитик материаллар каралды.
2015 елның 17 декабрендә Казанда «Пятерочка» универсамының йөзенче юбилей кибете ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Х5 Retail Group һәм «Пятерочка» сәүдә челтәренең Волжск дивизионы вәкилләре катнашты.
Әлеге кибетнең сәүдә мәйданчыгы 509 кв.метр, 18 кеше хезмәт күрсәтә.
2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов рәислегендә 2016 елның “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесен оештыру комитеты утырышы узды.
Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, бәйгенең эксперт комиссияләре вәкилләре катнашты.
2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов та катнашты.
Утырыш кысаларында республиканың нефть, газ химиясе комплексы өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә Катар дәүләте тәҗрибәсенә күзәтү ясады. Күптән түгел генә Рөстәм Миңнеханов Катарда булды, ул безнең нефть, газ химия комплексына бигрәк тә газ, химияне эшкәртүне үстерергә кирәклеген белдерде.
2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнеше буенча комиссиянең 1 утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, федераль хакимият органнарының территориаль идарә җитәкчеләре, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберта Кәримов ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында “Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында” Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2015 елның маенда тиешле комиссия булдырылды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу Комиссия эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү өчен җаваплы.
Комиссия составына республиканың Хөкүмәт әгъзалары, федераль хакимият органнарының территориаль идарә җитәкчеләре керде. Алар компетенциясенә легаль булмаган товарларны кертүгә һәм җитештерүгә каршы көрәш мәсьәләләрен карау керә.
Комиссиянең беренче утырышында республикада сатыла торган бензин һәм дизель ягулыгы сыйфаты, сөт продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендәге халәт, сөт продукциянең контрафакт әйләнешен туктату буенча уртак эшчәнлекне камилләштерү чаралары каралды.
2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов резина һәм техник эшләнмәләр җитештерү буенча Казанның «КВАРТ» заводында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарста Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «КВАРТ» АҖ генераль директоры Рафаэль Галимов һәм башкалар озата йөрде.