Казан ТЭЦ-3не төзекләндерү

2015 елның 11 декабре, җомга
 

2015 елның 11 декабрендә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның өченче җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ-3) төзекләндерү эшләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикаыс  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "ТГК-16" ААҖ генераль директоры Рамил Хөсәенов озата йөрде.

"ТГК-16" ААҖ балансындагы. ТЭЦ-3 не модернизацияләү станциянең файдалы эш коэффициентын 46 % тан 64 % ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу дефицитны киметә һәм Казан халкы һәм сәнәгать предприятиеләренең электр энергиясенә артып баручы ихтыяҗларын тәэмин итәчәк.

«ТГК-16» ААҖ җитәкчелеге вәкилләре  булган энергия күәтләрен яңарту эшләре темплары хакында хәбәр иттеләр.

станциянең яңа блогын төзү мәйданнарын карап чыктылар, аны  дөньядагы иң көчле газ-турбина җайланмасы белән җиһазландыралар. Бүгенге көндә әзерлек эшләре тулысынча тәмамланган: төп җиһазлар өчен нигез салынган һәм  газ турбинасы һәм генераторны монтажлау эшләре алып барыла.

Тулысынча эшләрне 2017 елда тәмамлау планлаштырыла. Яңа энергоблокны сафка кертүдән соң электр станциясенең көче 420 мегаваттан 772 мегаваттка үсәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International